Әбелмәних Каргалыйның суфичылык шигъриятендә Коръән мотивлары

07 декабрь 2012 ел 10:27

Совет чоры вакытында дингә карата урнашып калган методологик стереотиплар, психологик тискәре карашлар бүгенге көнгә кадәр дә бетмәгән әле. Кызганыч, фәнни тикшеренү әдәбиятында суфичылыкны “Урта гасырлар феодаль җәмгыяте өчен хас агым” буларак, бар алдынгы һәм мәгърифәтле идеяләргә каршы куеп күрсәтүләр дә җитәрлек. Мәсәлән, суфи шагыйрьләр иҗаты турында язган вакытта, кайбер авторлар аларның суфичылык юнәлешендәге эшчәнлекләрен, алар яшәгән заман йогынтысы, ул вакыттагы тарихи вазгыять һ. б. белән аңлатырга тырышалар. Һәм, шул ук вакытта, акланган кебек, алар хезмәтләренең “прогрессив” якларын да билгеләп китәләр. Андый караш тамырдан дөрес түгел, чөнки суфичык, әдәбияттагы дини-фәлсәфи агым буларак, Идел буе һәм Урал халыкларында фәлсәфи фикер барлыкка китерүдә, һәм шул ук вакытта, татар халкы тормышының катлаулы чорларында милли үзаңның сакланып калуы һәм үсешендә гаять зур роль уйнаган. Шул ук вакытта, суфичылык – ул пассив, аскетизмга чакыра торган (тәрк әд-дөнья) тәгълимат дигән фикер дә таралган. Монысы да хакыйкатькә туры килми, чөнки “тәрк әд-дөнья” мотивы рухи кыйммәтләрнең матди кыйммәтләрдән өстенрәк булуын гына максат итеп куя. Бу тәгълимат тарафдарлары иҗтимагый тормышта шуңа да актив позициядә торганнар. Башкача булырга да мөмкин түгел, чөнки тарихның катлаулы, чуалчык моментларында хакимият белән компромисска бару, аның белән конфронтациягә караганда, өстенрәк булган.

Нәкышбәнди (икенче төрле – нәкшибәндия) тарикатенең төп үзенчәлеге шунда: ул бар суфи мәзһәбләре арасында хакимият белән хезмәттәшлек итәргә чакырган бердәнбер юнәлеш булган. “Хаҗи Әхрар заманыннан бирле нәкышбәндия – хакимият белән аралашуны мөмкин генә түгел (мәсәлән, сөхрәвәрдия тарикатендәге кебек), ә бәлки, “аларның күңелен яулап алып”, халыкка карата алып барылган сәясәтләренә йогынты ясау өчен зарури дип тә исәпләгән бердәнбер юл булып торган. Алар хакимият белән контактка кереп, “аларның күңелләрен яулап алып, аларның халык массаларына карата алып барылган сәясәтенә йогынты ясарга теләгәннәр” (Ислам: Энциклопедический словарь. – М., 1991. – С. 188). Идел-Урал төбәге суфичылыгы өчен хас булган сәяси активлык дәрәҗәсе шуннан чыгып аңлатыла да.

Хәзерге татар әдәбиятын тикшерү фәненең иң актуаль мәсьәләләренең берсе – суфи шагыйрьләрнең иҗатын нәкъ менә шул позицияләрдән яктырту да инде.

XIX гасыр Габдерәхим Утыз Имәни (1754-1834), Әбелмәних Каргалый (1782-1833 елдан соң), Һибәтулла Салихов (1794-1867), Шәмсетдин Зәки (1825-1865), Гали Чокрый (1826-1889), Әхмәтҗан Тубыли (1825-189?) һ. б. суфи шагыйрьләр исемнәренә бай. Сәләтле каләм осталарының мәшһүр бу плеядасында Ә.Каргалый (чын исеме – Әбелмәних Әбелфәез улы Габдессәламов) исеме дә күренекле урын тота.

Шагыйрьнең бүгенге көнгә кадәр сакланып калган хезмәтләре күп санда түгел. “Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних әл-Бистәви әс-Сәгыйди” (“Әбелмәних әл-

Бистәви әс-Сәгыйди хаҗи тәрҗемәләре”) – шуларның берсе. Ул ун мөселман изгесенең тормыш юлы турындагы хикәятләрдән тора. Алар имам әл-Газзәлинең “Тәфсире кәбир” (“Олы тәфсир”) һәм “Мишкател әнвәр” (“Нурлар чыганагы”) китапларының шигьри тәрҗемәләре. Кызганыч, суфи шагыйрь Ә.Каргалыйның иҗаты бүгенге көндә бик аз өйрәнелгән.

Әй, ничә мәгънәдә улан кур вә кәр!

Җан илә җәмгъ әйләюбән сим вә зәр,

Хак өчен вирмәя коругъ наныны,

Кәндүя даккан мөхибләр намыны!

Баглаюбән ишекене бәрк идәр,

Әнбияләр сөннәтене тәрк идәр.

 

[О, насколько глухи, слепы поколения людей!

Душой и телом предаваясь накопительству злата-серебра,

Не дав и корки хлеба на подаяние Бога ради,

Они навешали на себя святые имена!

Закрывши плотно двери своих домов,

Отошли они от Сунны Пророка.]

(Монда һәм алга таба авторның юлдан юлга тәрҗемәләре бирелә.)

 

Татар шагыйренең бу юллары мәгънәсе буенча Коръән аятьләре белән бер яңгырашта: «Алар чукрак, телсез, сукыр. Алар инде (тугры юлга әйләнеп) кайтмаслар» («Бәкара (Сыер) сүрәсенең 18 нче аяте»); «Көфер иткәннәрнең хәле, чакырып кычкырган авазны ишетеп тә сүзләрнең мәгънәсен аңламаганнарныкы кебек. Алар (кяферләр) телсез-чукрак, сукыр кебек. Шуңа күрә, аларның башы уйлар дәрәҗәдә түгел. (Аять иске карашларга ябышып ята торган, яңа фикерләрне кабул итәр дәрәҗәдә булмаганнарга ишарәли. Инҗил, Тәүрат һәм башка китапларны үзгәртеп язганнан соң, шул китапларга гына табынып яшәүчеләр Коръәннең яңа фикерләрен кабул итә алмый.)» («Бәкара (Сыер) сүрәсенең 171 нче аяте»). “Саңгыраулар”, “телсезләр”, “сукырлар” сүзләре Коръәни-Кәримдә күп тапкырлар очрый; алар, чынлыкта, мөселманнарның Китабы аңлатуы буенча, (хакыйкатькә) чакыруларга – саңгырау, (хакыйкатьне сөйләр өчен) телсез, (анык дәлилләрне күрер өчен) сукыр булган кяферләр. Ә.Каргалый иманда игелекле гамәлләр кылуга, якыннарыңа хезмәт итүгә зур әһәмият бирә. Шуңа да, аның «Әбелмәних әл-Бистәви әс-Сәгыйди хаҗи тәрҗемәләре» китабына кертелгән шигырьләрендә әхлакый эчтәлек өстенлек итә. Алар пәйгамбәрләр һәм тәкъвалар тормышын язу үрнәге нигезендә кешеләрдә иң яхшы сыйфатлар тәрбияләргә, аларны теләсә нинди сынауларны сабырлык белән, ләкин, шул ук вакытта, үз идеалларыңа тугрылык саклап калып кичерергә чакыралар. Бу җәһәттән, татар шагыйре уртача (умеренный) суфичылыкның күренекле тарафдары булып тора.

Уртача позицияләрдә тору – Идел-Урал суфичылыгының үзенчәлекле төп сыйфаты. Иран суфичылыгы өчен оппозиционлык хас; гарәп суфичылыгы регламентар характер йөртә, анда мистик бу тәгълимат дин эченә кереп

бикләнергә тырыша. Ә Идел-Урал суфичылыгы бу өчберлек арасында Аристотельнең “алтын урталыгында” тора. “Тарикате игътидалә” (“Уртача тарикать”) – сөннәтнең кырыйлыкларга юл куймау юлы, ул Идел-Уралга Урта Азия дин үзәкләреннән (Бохара, Сәмәркандтан) китерелгән. Бу тәгълиматның нигезенә хәнәфи мәзһәбе тарафдары Хуҗа Әхрарның (Гобәйдулла Әл-Әхрар, 1404-1490) өйрәтмәләре салынган. Ул: “Сиңа боерылганнарда – ныклы һәм какшамас бул! Барысында да урталыкта торырга тырыш!” – дигән.

Суфи шагыйрь Ә.Каргалыйның иҗатында күп кенә бөек пәйгамбәрләр тормышы белән бәйле Коръән сюжетлары да бар:

Хәзрәти Ягъкуб галәйһе-с сәлам

Кем намаз укыр икән, әндәр кыям

Күз очыйлә Йосфа андәк нәзар

Әйләде бер көнне ул хәйре-л бәшар.

Хак Тәгалә әйләде ул дәм хитаб,

Ягъни Исраилә әзруй гыйтаб:

“Бәндин үзгәя мәхәббәт мәйлене

Кыйлдыгың чөн мөбтәля идәм сәне!

Бу сәбәптин күзләреңне кур итәм,

Фиркате Йосыф илә мәһҗүр итәм!”

 

[Хазрат Якуб, мир ему,

В то время, как читал намаз он стоя,

Краем глаза взглянул на сына своего, Юсуфа –

Так поступил лучший из людей.

В тот же миг Всевышний с речами обратился

К Исраилю, в лицо ему упрёк Он бросил:

«За то, что в любви своей ты предпочёл Меня другому,

Тебя на бедствия Я обрекаю!

По причине этой сделаю тебя незрячим,

С Юсуфом также разлучу тебя Я!»]

 

Монда автор укучының игътибарын суфичылыкның ике төп категориясенә: матурлыкка, гүзәллеккә (әл-җамал) һәм мәхәббәткә (әл-мәхәббә) юнәлтә. Мәхәббәт һәм матурлыкның берлеге – суфичылык эстетикасында төп юнәлеш булып бара. Суфилар фикере буенча, “мәхәббәт” һәм “матурлык” категорияләре бер-берсенә шулкадәр тыгыз бәйләнгән: әгәр дә мәхәббәт юкка чыкса, матурлык та югала. Мәхәббәт үз чагылышын матурлыкта һәм матурлык аша таба. Мәсәлән, Җами матурлыкның мәхәббәттән күп тапкырлар өстенрәк булуын күрсәтеп яза:

Сөю-гүзәллек зынҗырларында һәрчак таза.

Гүзәллек хаким, ә сөю – кол аңа,

Хаким гүзәллек килеп чыкты исә,

Сөю аның аяк астына башын ия.

 

[Любовь в оковах красоты всегда чиста.

Любовь – раба, царица – красота.

Когда выходит красота-царица,

Любовь к её ногам упасть стремится.]

 

Әлбәттә, һәр шагыйрь яки язучы бу төшенчәләргә үзенең аерым бер мәгънәсен сала, әхлакый мәгънә эстетик мәгънәдән өстенлек алырга да мөмкин, яки киресенчә дә була. Суфиларда, кагыйдә буларак, эстетиклыкның үзен әхлакыйлыктан аерып карау, гадәттә, кыен. Ләкин, Ә.Каргалыйда, күрүебезчә, әхлаклылык – билгеләүче, төп категория булып билгеләнә.

Суфичылыкның әл-Газзәлидән (1059-1111) башлап, Румига (1207-1273) һәм Җамига (1414-1297) кадәрге бар теоретикларының да матурлык, гүзәллек турындагы карашлары Аллаһны мистик аңлау идеясенә нигезләнгәннәр, чөнки, гүзәллек ул – Аллаһның камиллеге чагылышы. Һәм Ә.Каргалыйның шигырендә Аллаһ үзенең пәйгамбәре Ягъкубка шелтә белән мөрәҗәгать итә: “Үз сөюеңдә син башканы Миннән өстенрәк күрдең”. Йосыф – ул бит гаҗәеп чибәр һәм сөелгән. Ләкин абсолют гүзәллекккә бары тик Аллаһ кына ия, һәм шуңа да, мөселман этикасы буенча, намаз укыган вакытта (ә ул вакытта гыйбадәт кылучы кешенең җаны Аллаһка якынлаша) башка чит әйберләргә игътибар ителергә тиешле түгел. Алга таба автор гади кешеләргә, үз замандашларына мөрәҗәгать итеп, үз фикерләренә нәтиҗә чыгарып куя:

Мондыйн отры улачак билә гыйтаб,

Хәлемез гайне хараб, әндәр хараб!

Нәчә күрә күземез дидарыны?!

Җан(у) деллә сәүәрез әгъярыны.

Ике сөюкү чөнки җәмгъ улмаз бәһәм,

Дип боермыштыр рәсуле мөхтәрәм.

 

[Сильнее этого (во сто крат)

гнев Господа выльется на нас,

Тяжка участь наша, ох тяжка!

Ужель достойны узреть мы Божий лик?!

Мы, что душой и телом врага Его возлюбили.

Истинно, двум любовям вместе не бывать, –

Так заповедал благословенный наш Пророк.]

Күрүебезчә, Ә.Каргалый Ягъкуб пәйгамбәр турындагы Коръән сюжетына бик оригиналь интерпретация бирә.

Алсу ХӘСӘВНЕХ,

филология фәннәре кандидаты,

ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге

Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының язма һәм

музыкаль мирасны өйрәнү үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәр

"Дин вә мәгыйшәт"

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана