Сирәк татар архивлары интернетка чыга

05 декабрь 2012 ел 12:05

Красноярск, Түбән Кама һәм Актаныштан берничә яшь һәвәскәр татар халкының тарихи-мәдәни мирасын саклау юнәлешендә кызыклы проект башлап җибәргән. Активистлар гарәп һәм латин графикасындагы татар китапларын, вакытлы матбугатны җыеп интернетка урнаштыра.

Мирасыбыз  дип аталган проект (sabah.3dn.ru) чагыштырмача яңа – егетләр аны бу елның март аенда башлаган. Аңа да карамастан сәхифәдә элекке басмалардан төзелгән саллы гына архив тупланып килә. Мисал өчен, хәзер анда Һади Максуди, Һади Атласи, Муса Бигинең узган гасыр башында язылган һәм төрле нәшриятларда басылган дин белеме, татар тарихына кагылышлы материалларын табырга була. Сайтны төзүчеләрнең төп максаты – татар әдипләренең хезмәтен һәм иҗатын читтәге милләттәшләргә җиткерү.

“Интернет челтәрендә бер урын аерып, сакланып калган иске татар китапларын тупларга уйладык. Сәхифәдәге барлык материаллар һәркем өчен ачык. Ресурсыбыз шулай ук галимнәргә, аспирантларга, студентларга һәм барлык кызыксынучыларга файдалы булыр дип өметләнәбез”, ди “Мирасыбыз” сәхифәсен оештыручыларның берсе, Казаннан Актанышка күченеп кайтып, биредә гимназиядә укытучы булып эшләүче Рамил Гарипов.

​​​​Татар матбугаты узган гасырның башына кадәр дини рухта булганга күрә, сайттагы материалларның да күбесе шул төсмердә. Ләкин без ниндидер дини, сәяси, икътисади карашларны таратуны максат итеп куймыйбыз, ди Рамил.

Электрон архив туплаучылар киләчәктә җыелган хезмәтләрне бүгенге татар теленә тәрҗемә итүне дә планлаштыра.

Сайтның үзенчәлекләреннән берсе – аңа һәркем үз өлешен кертә ала. Теләгән кеше теркәлеп, башкаларга җиткерергә теләгән материалны сканер аша электрон форматка күчереп, сайтка урнаштыра ала, ди Рамил.

“Проектта катнашырга һәркемне чакырып калабыз. Төрле китаплар, газетлар, журналлар, хариталар, афишалар, плакатларыгыз бар икән, без аны бик теләп сайтыбызга урнаштырабыз”, ди ул.

“Мирасыбыз” проекты Актаныш районы күләмендә рәсми мәгълүмати ресурс буларак расланган. Хәзер сайт авторлары аны үстерер өчен төрле грантларга гариза юлларга ниятли.

Илдар Габидуллин, «Азатлык»

Башка журналлар

Ана филне чакырмыйк...

13 декабрь 2016 ел 16:06

Мәүлид

06 декабрь 2016 ел 10:43

Мәүлид мөбәрәк булсын!

06 декабрь 2016 ел 09:20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана