Замана афәте

19 ноябрь 2012 ел 09:50

Бер көнне авылыбызның Сабан туе чишмәсенә юл тотарга туры килде. Су салырга дип алынган савытларны машинадан чыгарып, әкренләп кенә чишмә капкаларына киттем. Һәр кеше өчен изге саналган әлеге урыннан ерак түгел, машина эчендә ике урта яшьтәге ханымның утырганын күрдем. Үтеп барышлый аларга карасам – икәүләшеп, посып сыра чөмереп утыралар икән! Икесе дә саф татарча сөйләшәләр!

Инде яңа килгән хәзрәтне әзрәк таный да башлаганнар бугай, мине түбәтәйсез дә күреп, оялып стаканнарындагы кыйммәтле агуны тиз генә йотып бетерделәр дә савытларын артка суздылар. “Әллә өчәүләшеп салалар инде!”, – дигән фикер килде башка.

Ләкин, минем гаҗәпсенүемә чик булмады – арткы ишектән 30 яшьлек хатын чыкмады, анда 10 яшьләр тирәсендәге сабый пәйда булды. Кулында зур (2 литр чамасы) яшел сыра шешәсе һәм ике стакан белән чипсы пакеты. Сабый шуларны тиз генә чүплек контейнерына салды да анасының машинасына кереп утырды. Бу ике ханым мине таныганнан соң, ачу кыяфәте белән машиналарын кабызып авылга сыздылар.

Менә шушындый хәлләрне һәрберебезгә еш күрергә туры килә. Әйе, миңа бәйләнсәгез дә була: “Ул сыра гына бит – аракы түгел!”, “Авыр эш көне булды – расслабиться итәргә кирәк!» кебек сүзләрне кайсыбер хатыннар үз оятсызлыкларын агартыр өчен әйтергә мөмкиннәр.

Сөйләгез, сүгегез, ләкин ... бина ничек бер кирпичтән салына башласа, эчүчелекнең дә башы бер тамчыдан башлана, ә соңрак эчүчелек бинасы барлыкка килә. Әлеге бина биеккә үскән саен кеше аннан җиңел генә төшә алмый, бары тик сикерә генә ала. Күпчелеге түзә алмыйча сикерергә мәҗбүр була да инде. Ә бит барысы да бер йотымнан башлана...

Пәйгамбәребезнең бик хикмәтле хәдисе бар: “Кыямәт башланыр алдыннан кешеләр хәмергә башка исемнәр кушып эчәрләр”. Әйе, хәзерге заманда шулай эшлиләр дә: “Аракы ул ирләр эчемлеге, аны тәрбияле хатыннар эчми, алар өчен шампанский бар”, – дип шайтан һәрберебезнең башына низамын сала. Сыра, шәраб, шанпан, ликер, джин һ.б. “Бу бит аракы түгел, сыра гына”, - дип ата баласына шешә суза.

Бүгенге көндә кешелеккә каршы булган терроризм, наркотиклар, СПИДка каршы күпме көрәш бара, әлхәмдүлилләһ, барысы кирәк. Әмма шуның аркасында вафат-кайгыга дучар булганнарның барысын бергә кушсаң да, бу яшел елан – аракы-шәраб корбаннары кадәр булмыйдыр.

Ә бит хәмернең бер тамчысы сәбәпле Аллаһ кешенең иманын кырык көнгә салдырып ала,  аның бер догасы да кабул итми, аңардан читләшә. Бу чишмә кырыенда салучы хатыннар сабыйлары өчен дога кылалар, бәхет сорыйлар, тик Аллаһы аларның сораган әйберләрен бирер микән?! Әллә оятсызлык кылып йөргән аналарга балалары аша хәсрәт белән кайгыны гына җибәрерме?

Хәбир хәзрәт ХАНОВ,

Чирмешән үзәк мәчетенең имам-хатыйбы

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана