Корбан гаетенә олы бүләк

12 ноябрь 2012 ел 10:19

25 октябрьдә республикабыз мөселманнары изге бәйрәм – Корбан гаетен билгеләп үтте. Азнакайлылыр өчен олы бүләк булып Зәңгәр мәчет каршында яңа мәдрәсә ачылды.
Айгөл ШӘРИПОВА
Иртәнге кояш офыктан аерылып, күккә күтәрелә. Мөселманнар Ак мәчеткә Гает намазына ашыга. Йөзләрендә – елмаю, барысы да бер-берсе белән исәнләшә, бәйрәм белән котлый. Зал тулы, аяк басарлык та урын юк. Балалар әти-әниләре янына утырып, вәгазь тыңлый. Менә бәйрәм намазы башланды. Беренче сафларда - район җитәкчелеге. Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин изге көннәрдә һәркемнең изге гамәлләре кабул булуын, гаиләләребезгә, районыбызга, илебезгә тыныч тормыш, бәрәкәт, муллык теләде. Имам-мөхтәсиб Әмирҗан Якупов гает тантанасын дога кылып тәмамлады. Корбан чалырга теләүчеләр өчен мәчет каршына сарыклар кайтарылган иде, махсус урында бу гыйбадәтне башкару оештырылды.
Бәйрәм Тарсус паркында дәвам итте. Зәңгәр мәчет каршындагы Ислам башлангыч белем бирү мәдрәсәсен ачу тантанасын Урыссу бистәсенең имам-мөхтәсибе Ильяс Зиннәтуллин Коръән аятьләре белән башлады.
Зәңгәр мәчет имам-хатыйбы Нәфис Хәкимов Азнакайда мәдрәсә төзү инициативасы белән 2009 елда ук чыккан, ләкин хуплау тапмаган. Төзелеш быелның апрелендә башланды, аны «Чатыр Тау» кибетләр челтәре директоры Руслан Шакиров җитәкләде. Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин төзелеш барышында булачак мәдрәсә янында һәр атна оешма-предприятие җитәкчеләре белән җыелыш уздырып, башкарылган эшләрне даими тикшереп торды, яңа бурычлар куйды. Уртак көчләр белән ярты ел эчендә матур бина салынды.
- Яңа мәдрәсә ачылу - бәйрәм көнне азнакайлылар өчен олы бүләк. Әби-бабайларыбыз гасырлар буена динебезне, гореф-гадәтләребезне саклап яшәгән. Бу мәдрәсәдә олысы да, кечесе дә традицион динебез белән таныша алыр, - диде Марсель Зөфәр улы һәм Нәфис хәзрәткә үсеп килүче буынга әхлак тәрбиясе бирүдә куйган хезмәте, Руслан Әсләм улына җәмәгать эшләрендә риясыз өлеше өчен Мактау грамоталары тапшырды. Эштән буш вакытларында килеп, мәдрәсә төзүдә булышлык күрсәткән Илтөзәр Хөсәенов һәм Раил Фәттахов Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Нәфис хәзрәт муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинга, «Азнакайнефть» идарәсе җитәкчесе Рәзиф Галимовка, «Татбуртранс» ҖЧҖ Азнакай филиалы җитәкчесе Ривал Хисаметдиновка, оешма-предприятие җитәкчеләренә, эшмәкәрләргә, эшчеләргә, мәдрәсә төзү өчен сәдака китергән һәркемгә рәхмәтен белдерде. Әмирҗан хәзрәт дога кылды. «Халык дин гыйлемен яхшы укытучылар кул астында өйрәнергә тиеш», - дип искәртте православие чиркәве настоятеле Александр Гудовских һәм тәбрикләүләргә кушылып, мәдрәсә китапханәсенә бүләк тапшырды.
Иң кечкенә шәкерт Азиз Шакиров тантананы «Фатыйха» сүрәсе белән тәмамлады. Яшел тасма киселгәч, халык түргә узды. Яшь мөслимәләр кунакларны чәк-чәк белән каршы алды. Балалар беренче дәресен укыды. Халык өчен мәдрәсә ашханәсендә мул табын әзерләнгән иде. Тышкы яктан җыйнак күренсә дә, эче иркен, аның бүлмәләре күп, һәр сыйныф кирәкле җиһаз белән тәэмин ителгән. Зәңгәр мәчет каршындагы Ислам башлангыч белем бирү мәдрәсәсе – үзебезнең, балаларыбызның традицион дини гыйлем, әдәп-әхлак тәрбиясе алу урыны. Дөрес, тәртипле, тату, матур итеп яшәргә өйрәнсәк, киләчәк көннәребез дә якты, тыныч, өметле булыр.

 

Чыганак: www.aznakaevo-rt.ru

Башка журналлар

Рәфыйк Мөхәммәтшин: “Яшьләрнең эктремистик агымнарга иярүе – яшьлек максимализмы чагылышы”

шьләрнең эктремистик агымнарга иярүе – яшьлек максимализмы чагылышы. Бүген КФУда уздырылган “Яшьләр...

19 июль 2016 ел 14:47

Ришат Курамшинның дини хикәяләре бер китапка тупланып чыкты

Кукмара мәдрәсәсе мөдире, дини матбугатта актив авторларның берсе Ришат хәзрәт Курамшин төрле...

18 июль 2016 ел 17:14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана