"Сөләйман" мәчете Корбанга 600 сарык чалачак

15 октябрь 2012 ел 12:31

"Сөләйман" мәчете Корбан бәйрәменә 600 сарык әзерли. Чалып, эшкәртеп, тураклап бирү белән бергә сарыкның бәясе 6800 сумга төшә. Казанның Левченко бистәсендәге "Сөләйман" мәчете Корбан бәйрәменә сентябрь аеннан ук әзерләнә башлады. Сарыкларны тотасы, чаласы урыннар алдан ук әзерләнеп куелды. Корбан көнне мәчеттә өчәр кешедән торган 20 бригада эшләячәк. Бер кеше чалып, икенчесе сарыкны эшкәртеп, өченчесе турап торачак. Шулай итеп халыкка мәчет барлык уңайлыкларны да тудыра.

Бөтен керемен мәчеттә сукырларны укытуга тоткан "Сөләйман" елдан-ел шәһәр шәһәр мәчете форматына туры килә бара. Мәчет имамы Илдар Баязитов белдергәнчә, "Сөләйман" мәчетендә Корбан чалу йоласының бөтен шартлары да үтәлә.

- Корбан чалуның үз кагыйдәләре бар. Чалынасы мал сәләмәт булырга тиеш. Аннан кан чыгаруны ябыграк урында эшләү дөрес. Чөнки урам уртасында сарык сую килешми. Барлык санитар нормалар үтәлсә әйбәт була. "Сөләйман" мәчетендә Корбан шушы таләпләрне үтәлеп уздырыла-, ди Илдар хәзрәт.

Узган ел "Сөләйман" мәчете 400 баш корбан чалган булган. Быел аларның саны 600 гә җитә. Корбанның бер өлешен ятимнәргә, мохтаҗларга тапшыралар. Инде белгәнебезчә, "Сөләйман" сукырларны укыту белән шөгыльләнә. Итнең бер өлешен сукырларга калдыру мәчеткә зур ярдәм булачак.

Тимер Сәгыйтов, tatar-islam.com

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана