Дин әһелләрен армиядә хезмәт итүдән азат иттеләр

12 октябрь 2012 ел 11:44

РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев руханиларны хәрби хезмәткә алуны кичектерүне караган указга кул куйды. Моннан тыш, Премьер дин тотучылар белән эш итүче командир ярдәмчесе вазифасын башкару өчен кирәкле руханиларның махсус курслар үтү кагыйдәләрен раслады.

Указ буенча, хәрби хезмәтне кичектерүне ел саен 150 кеше алачак. Ул дини оешмалар соравы буенча биреләчәк. Хәрби хезмәт итүне кичектерүне рухани дәрәҗәсе булган һәм дини оешмаларда эшләгәннәр, дин тотучылар  белән эш итүче командир ярдәмчесе вазифасын башкару өчен махсус курслар үтү шарты белән ала алачаклар (хәзерге вакытта Россия армиясендә хезмәт итүчеләр рәсми рәвештә шулай атала).

Шулай ук бу указ хәзерге вакытта армиядә рухани вазифасын башкаручыларга да кагылачак. Семинариядә укучыларга указ кагылмый, алар хәрби хезмәткә башкалар белән беррәттән алыначак.

Хәрби хезмәтне кичектерү православие, яһүд, ислам һәм будда дин әһелләре  өчен 2008 елга кадәр булган. Шул вакыттагы указ өч йөз кешегә кагылган. Соңрак Владимир Путин, хәрби хезмәтнең вакыты кыскару сәбәпле, указны гамәлдән чыгара. Бу руханиларда канәгатьсезлек уята. “Церковь, государство и общество” соборы төркеменә кергән 24 архиерей ил җитәкчеләренең «мондый инициативасы рухи мәгарифне һәм тулаем Рус православ чиркәвенең җәмгыятьтә әхлаклылык тәрбияләү урынын аңлап бетермәүләрен күрсәтә» дигән фикергә килде. Иерархлар фикере буенча, руханиларның армиядә капелланнар буларак хезмәт итүе илгә күбрәк файда китерә алыр иде.

Ил белән Дмитрий Медведев җитәкчелек итә башлагач, ситуация үзгәрә башлый: 2009 елда армиядә дин тотучылар белән эш итүче командир ярдәмчесе вазифасын кертәләр. Башкача әйткәндә, армиядә дин тотучыларның дини ихтыяҗларын канәгатьләндерүче дин әһелләре барлыкка килә. 2011 елда хәрби хезмәттәге дин әһелләрен замполит дәрәҗәсенә тиңлиләр. Алар хезмәт итүчеләрне тәрбияли һәм әхлакый инструктаж бирә ала. Д.Медведев инициативасына карамастан, бүгенге көндә армиядә тагын 90 % дин әһеле җитми, дип хәбәр итә “Российская газета”. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана