«Сөләйман» мәчете әһелләре Корбан бәйрәменә әзерләнә

24 сентябрь 2012 ел 13:59

22 сентябрьдә алтын көз хөкем сөргән кояшлы матур иртәдә Казандагы «Сөләйман» мәчете мәхәлләсе инсаннары гыйбадәтханә янына шимбә өмәсенә җыелды. Аларның максаты тиздән килеп җитәчәк Корбан бәйрәменә (25 октябрь) әзерләнүдән гыйбарәт иде. 

Дөрес, биредә Корбан гаетенә әзерләнү бүген генә башланмады. Моннан бер ай элек хайван чалынасы урыннар җыештырылып, алар тимер рәшәткәләр белән әйләндерелеп алынды. Тик әле ул чагында рәшәткә араларындагы ачыклыклар аша хайваннар чалынасы урынны күрергә мөмкиннәр иде. Бүген исә "Сөләйман” мәчете мәхәлләсе әһелләре шул тимер рәшәткәләрне ДВП һәм клеенкалар белән каплау эшләрен башкардылар. 

"Бу шуның өчен эшләнә: сарыклар хайван чалу урынын күрмәскә тиеш. Быел корбан чалдыру өчен килгән кешеләрнең күңелләре дә җәрәхәтләнмәячәк, чөнки хайванны чалу урыны аерым булачак”,-дип аңлатты мондый күренешне мәчетнең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов. 
Узган елда "Сөләйман” мәчете әһелләре корбанга 400 гә якын сарык чалган иде. Бүгенге көнгә әле биредә 30 сарыкка гына заказ алынган. 
Корбан чалырга теләге булган һәркем моны Левченко бистәсенә килеп эшли ала.

Белешмәләр өчен телефоны: 240-77-11. 


Хатыйп ГӘРӘЙ фотохәбәре, tatar-islam.com

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана