Алабуга башкарма комитеты террорлыкка каршы чаралар күрә

21 сентябрь 2012 ел 09:56

Алабуга шәһәре хакимиятендә узган беренче көзге сессия экстремизмга каршы тору темасына багышланды. Очрашуда оешма, предприятие, учреждение җитәкчеләре, дин әһелләре, республиканың хокук саклау структуралары вәкилләре катнашты, дип хәбәр итә “Алабуга нуры”.

Алабуга муниципаль районында дини экстремизмга каршы тору һәм аны профилактикалау чаралары турында район башлыгы Геннадий Емельяновның доклады тыңланды. Халыкара терроризм һәм экстремизм проблемасы – бүгенге көндә иң актуаль мәсьәләләрнең берсе. Дини радикализм һәм экстремизм таралу куркынычы саклана. Кайбер чит ил структуралары “Әл-Каида”, “Талибан”, “Мөселман ир туганнар” һәм башка халыкара террористик һәм радикаль хәрәкәт яклы кешеләр аша республикада экстремистик идеология таратырга тырыша. Экстремистик булып танылуга һәм эшчәнлекләре тыелуга карамастан, алар республикабызның мөселман өммәтенә үтеп керергә омтыла, диде чыгышында Геннадий Емельянов. Сессиядә яңгыраган мәгълүмат буенча, дулкынланыр өчен сәбәпләр моңа кадәр дә җитәрлек булган. Бәхеткә, күпчелек терактлар булдырылмый калган.

Соңгы 4 елда “экстремизм” һәм “терроризм” маддәләре буенча республикада 82 кеше хөкем ителде, диде район башлыгы. Алабуга башкарма хакимияте органнары тарафыннан терроризм һәм дини экстремизмга каршы чаралар күрелә. Мәсәлән, шәһәрдә антитеррористик комиссия булдырылды. Ул райондагы конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләрне күзәтә; җәмәгать оешмалары, милли этномәдәни берләшмә һәм сәяси партияләрнең дини оешмалар белән бердәм эшләвен активлаштыра, диде ул. Бүгенге көндә дини экстремизм яңалыкларда яңгырап торган буш сүз генә түгел. Ул уйлаганнан да якынрак. Хәтта кечкенә генә Алабугада да радикаль ислам яклылар һәм скинхедлар бар. Алабугалыларның исемнәрен терактлар оештыру буенча кузгатылган җинаять эшләрендә дә очратырга мөмкин. Быел 31 июльдә Алабугада яшәүче Д.Габделхаков, В.Хаҗетдинов һәм аларның гражданлык хатыннары, “Ислам җәмәгате” террористик оешмасында катнашулары, законсыз корал әйләнеше, хокук саклау органнары хезмәткәрләрен үтерү һәм башка җинаятьләрдә гаепләнеп, РФ Югары Суды карары буенча хөкем ителде. Берничә якташыбыз, Чечняда законсыз кораллы берләшмәләрдә катнашканнары өчен, халыкара эзләүдә исәпләнә, икесе, хөкем срогын тутырып, хәзерге вакытта Алабугада яши. Чит ил протестант оешмалары, секталар да райондагы этноконфессиональ мохиттә каршылыклар тудыра. Берничә ел дәвамында алар мөселманнар арасында миссионерлык эше алып бара. Мәсәлән, быел Алабуга районы бакча оешмаларының берсендә “Йәһвә шаһитлары” сектасы вәкилләре тоткарланды, диде Геннадий Емельянов. Сәләфичелек идеяләрен үз итүчеләр аеруча куркыныч. Моңа кадәр сәләфитләр игътибарны җәлеп итмәскә тырышып яшәсә, хәзер алар ачыктан-ачык каршылык акцияләре үткәрә, үз карашларын башкаларга көчләп тагарга тырыша. Мондый кешеләрне урамда, мәчеттә һәм, әлбәттә инде, Интернетта да очратырга мөмкин.

Бу турыда ТР буенча Эчке Эшләр министрлыгының экстремизм белән көрәш бүлеге җитәкчесе урынбасары Алексей Гарин сөйләде. Террористик һәм экстремистик оешмалар, радикаль карашлы кешеләр үз идеологияләрен тарату өчен интернет челтәреннән бик оста һәм кайвакыт бик уңышлы файдалана, диде ул. “Практика күрсәткәнчә, интернет сайтлардан, гадәттә, 14-20 яшьлекләр актив файдалана. Нәкъ менә бу яшь төркеме дини һәм милли фанатизмга аеруча бирелүчән”, - дип ассызыклады ул. Узган елда ике алабугалы Интернеттагы социаль төркемнәрдә махсус символика урнаштырган өчен административ җавапка тартылган...

Сүз уңаеннан, әллә моңа кадәр игътибар ителмәгән, әллә яңа барлыкка килә башлаган, шәһәрдә төрле нацистик символлар күзгә чалына башлаган. Буяу белән ашык-пошык язылган лозунг-билгеләрне халыкта “тормыш юлы” дип аталган урындагы бетон диварда һәм хәтта 4 нче мәхәлләдә дә күрергә мөмкин. Экстремизм белән көрәш структурасы вәкилләре әйтүенчә, беренче карашка сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган төркем дә милли фанатизм фикерен алга сөрә. Әлеге төркемдә, нигездә, - 14-18 яшьлек егетләр. Аларның йөгерү-сәламәтләнү күнегүләре дә флаглар тотып, лозунглар әйтүдән гыйбарәт. Күренә ки, халыклар арасында низаг куптарырга, талаш орлыгы салырга омтылучылар төрле ысуллардан файдалана. Болар турында утырышта ТР буенча Россия ФСБ идарәсе хезмәте подполковнигы Алексей Неволин сөйләде. Алабуга районында 18 дини оешма (8 мәчет һәм 11 чиркәү) бар. Бүгенге көндә районда 8 дини мөселман оешмасы (3се шәһәрдә, 5се районда) теркәлгән. Җитәкчеләр әйтүенчә, шәһәр һәм районда дини вәзгыять тотрыклы. Якынча 16 милләт кешесе яши. “Дини конфессияләр һәм милләтләр арасындагы бердәмлек һәм конструктив диалог җирле җәмәгатьчелек үсешенә уңай тәэсир итә”, – диде Геннадий Емельянов.

-Дин әһелләре арасында чит илдә белем алганнар да күп. Кызганыч, аларның барысы да традицион ислам яклы түгел. “Без халыкның җаны, аның рухы белән эшлибез. Шуңа күрә имамнарны үзебездә әзерләү тиеш, – дип мөрәҗәгать итте сөйләшүгә чакырылган Морт авылы имам-хатыйбы Хәйдәр Гайнанов. - Хакимият әлеге мәсьәлә турында ачыктан-ачык сөйләшә. Барлыкка килгән проблемаларны бергә, һәр якның мәнфәгатен истә тотып хәл итәргә омтыла. Балалар кечкенәдән Аллаһка ышанып, аннан куркып яшәргә өйрәнергә тиеш. Беркемнән, бернәрсәдән дә курыкмаган кеше генә куркыныч гамәлләргә бара ала. Гаилә тәрбиясе, әти-әни үрнәге мөһим роль уйный”, – диде ул. Имам-хатыйп, мәчетләр төзүдә, мөселман Сабан туен, балалар лагерен һәм башка шундый чаралар оештыруда ярдәм иткәне өчен, район җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде, диелә “Алабуга нуры” газетасында.

Башка журналлар

2017 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр

Мөселман ай календаре буенча 1438–1439 һиҗри еллар

25 гыйнвар 2017 ел 10:30

Диндә бала имезү мәсьәләсе

22 гыйнвар 2017 ел 10:05

Мөфти: Динне тарату белән бергә, тынычлыкны саклау өчен дә хәзрәтләр зур  тырышлык куя

Бүген Казанда Диния нәзрәтенең 2017 елдагы беренче Президиум һәм Пленар утырышы булды. Чарада 2017...

11 гыйнвар 2017 ел 09:51
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана