Илдар Баязитов: "Мулла" әсәре муллаларның дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итсен"

20 сентябрь 2012 ел 13:29

Камал театры Туфан Миңнуллинның "Мулла" әсәрен әзерли. Спектакль 7 ноябрь - режиссер Марсель Сәлимҗановның туган көнендә күрсәтелә. Әсәр Туфан Миңнуллинның якты истәлегенә багышлана. 

"Мулла" әсәрен Әтнә, Минзәлә, Уфа театрлары куйды. Ләкин Камал "Мулла"сын башкаларыннан аерылып торачак. Реҗиссер Фәрит Бикчәнтәев ышандырганча, алар муллары көрәшче итеп күрсәтәчәк. 
"Сөләйман" мәчете имам-хатыйбы Илдар Баязитов фикеренчә, театрларда дин әһелләрен уңай итеп күрсәтү, аларның халык өчен эшләгән хезмәтләрен тану шатлыклы күренеш. Бу җәмгыятьтә дин әһелләренең әһәмиятен тану да булып тора. - Совет чорында дин әһелләрен көлү объектына әйләндерелде. Бу күренешләр әле дә бераз дәвам итә. Камалда уңай мулланы күрсәткән "Мулла" спектакле куелуы, һичшиксез, дин әһелләренең халык арасында дәрәҗәсен күтәрүгә үз өлешен кертәчәк. Моның өчен Камал театры коллективына Аллаһның рәхмәте! Чөнки халыкның бер өлеше муллаларга совет чорындагы кебегрәк карый. Күпчелек дин әһелләре халкыбыз иманлы, инсафлы булсын өчен тырыша-, ди Баязитов 
Мулла ролен яшь артист Эмиль Талипов башкарачак. 


Тимер Сәгыйтов

Чыганак:  tatar-islam.com

Башка журналлар

2017 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр

Мөселман ай календаре буенча 1438–1439 һиҗри еллар

25 гыйнвар 2017 ел 10:30

Диндә бала имезү мәсьәләсе

22 гыйнвар 2017 ел 10:05

Мөфти: Динне тарату белән бергә, тынычлыкны саклау өчен дә хәзрәтләр зур  тырышлык куя

Бүген Казанда Диния нәзрәтенең 2017 елдагы беренче Президиум һәм Пленар утырышы булды. Чарада 2017...

11 гыйнвар 2017 ел 09:51
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана