15 сентябрьдән «Сөләйман»да күзләре күрмәүчеләрнең чираттагы курслары башлана

11 сентябрь 2012 ел 12:03

Уку-укыту бүлеге мөдире Мәликә ханым Гыйльметдинованың сүзләренчә, 15 сентябрьдән "Сөләйман” мәчете каршындагы Тернәкләндерү үзәгендә күзләре күрмәүчеләр һәм азрак күрүчеләрнең чираттагы айлык курслары башлана. 

Бу юлы биредә мөселман хатын-кызлар өммәтеннән булган кешеләр белем ала. Алар Перьмнән, Свияжскидән, Башкортстан, Удмуртия республикаларыннан, Татарстанның төрле районнарыннан һәм, әлбәттә, башкалабыз бистәләреннән җыелган инсаннардан булыр дип көтелә. 
Әлеге курсларда 20ләп кеше Луи Брайль системасы буенча Коръән укырга, компьютердан файдаланырга, җирле шартларга яраклашып йөрергә өйрәнәчәк. 
Шунысын да исегезгә төшерү мәслихәт: Казандагы "Сөләйман” мәчете каршындагы сукырларны Тернәкләндерү үзәге Россиядә күзләре күрмәүче инвалидларны Коръән укырга өйрәтүче бердәнбер оешма. Биредә инде берничә йөз мөселман кардәшләр Брайльчә Коръән укырга өйрәнде. 
Бу курсларда белем алучылар өчен бер яңалык шуннан гыйбарәт булыр, мөгаен: алар Мәликә ханым Гыйльметдинованың рус телендә шушы көннәрдә нәшер ителәчәк "Күзлеләргә сукырлар турында” ("Зрячим о незрячих”) дигән дәреслекне кулларына тотып укый алачак. Әлеге китапны төрле җөмһүриятләрдәге күзләре күрмәүче мөселман җәмгыятьләре зарыгып көтеп тора инде. 
 
Хаҗип ӘХМӘТША
Чыганак: tatar-islam.com

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана