Вәлиулла хәзрәт Якупов: Сөенеп бетә алмыйм, татар телле интернет сайтлар да ишәя бара...

05 сентябрь 2012 ел 12:13

Бүген, 4 сентябрь дә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте уздырган “Якупов укулары” дип аталган фәнни-гамәли конференциядә дин әһеле, җәмәгать эшлеклесе хакында күп санда чыгышлар ясалды. Аның күпкырлы эшчәнлегенең бер тармагы ул- максатчан рәвештә мөселман интернет кырын булдыру. Бүгенге көндә “Иман” мәркәзен җитәкләүче Наил Гарипов та журналистлар белән сөйләшкәндә менә шуңа игътибар юнәлтте. Диния нәзарәте тарафыннан “Бүгенге заманда традицион ислам кыйммәтләре” дигән теманы колачлап язылган иң яхшы журналистик материалга Вәлиулла хәзрәт Якупов исемендәге премия тапшыру тәкъдим ителүе дә очраклы хәл түгел. “Иман” нәшриятын булдырган, дистәләгән сайтлар ачып татар мөселманнары тормышын яктырткан, динебезгә дәгъватлаган  Вәлиулла хәзрәт каләм ияләре белән тыгыз элемтәдә торды. Шулай ук ул Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан оештырылган дин турында язучы журналистлар конкурсы “Каләм” не уздыруга да зур өлешен кертеп килде.

Быелгы “Каләм” конкурсына йомгак ясау уңаеннан 11 июльдә уздырылган каләм әһелләре белән очрашу исә нәзарәттә Вәлиулла хәзрәт катнашкан соңгы чара булып хәтергә кереп калды. Һәм менә шул чарада ул нәзарәттә соңгы мәртәбә чыгыш ясады да. Әлеге, журналистлар алдында ясаган чыгышны, тулысынча тәкъдим итәбез.

 “Сөенечне уртаклашасым килә, чөнки  бөтен матбугат чараларында, телевидения, радиоларларда дин турында эзлекле рәвештә материаллар чыга,  зур үсеш кичерәбез. Инде күрегез, интернетта дистәләгән сайтлар хасил булды. Шунысына да сөенеп бетә алмыйм, татар телле интернет сайтлар да ишәя бара. Аллага шөкер, менә шушындый үсешне сакласак иде һәм кадрларыбыз, укымышлы журналистларыбыз дини тематиканы яктыртуга кушылып барса иде дигән теләкне әйтәсем килә.

Әлбәттә, сез, бөтенегез профессиональ. Шуңа өстәп  ислам журналистикасының корифейлары. Менә сезнең белән мәслихәтләшү- килешү ниятеннән генә берничә фикерне әйтәсем килә.

Минемчә, тарихи үлчәмне аз файдаланыбыз, шуңа игътибар итәргә кирәк, чөнки без ислам динебездә пионерлар түгел. Безнең  бер ярым меңьеллыкка сузылган тарихыбыз бар. Шул тарих эчендә баһадирдар, геройлар, галимнәр, бик якты шәхесләребез бик күп. Әмма, ничектер, аларны менә ислами контекста әле халкыбызга күрсәтеп бетергәнебез юк кебек. Менә шул тарихи зур бер мираска таянып эшлисе иде, минемчә. Менә аны ничек эшләргә, үзем дә белмим. Сез менә укымышлы журналистлар, технологияләрен белергә тиешсез. Сезне менә шуңа да чакырыр идем. Бигрәк тә быел мәдәни, тарихи мирас елы. Диния нәзарәте игълан иткән “Коръән елы” фонында бу урынлы булыр иде.

Икенче моментны телгә аласым килә. Беләсез инде, нәзарәттә  үзгәрешләр булды, яңа кешеләр килде. Әмма, күбебез дип әйтикме,  күнегелгән шәхесләр тирәсендә генә эш итә кебек, минемчә. Менә безнең нәзарәттә 9 казый, 15 голәмәләр шурасы әгъзасы бар, яшьләр арасында илаһият белгечләре күбәйде. Менә аларның да мәглүмат кырында укымышлылыгын, дингә яна карашын халкыбызга җиткереп бетермибез кебек. Күнегелгән билгеле бер кешеләр бар, телефоннары да, элемтәләр дә бәлкем бардыр, шулар тирәсендә генә йөрү күзәтелә. Яңа шәхесләрне, бигрәк тә белемлеләрне күрсәтә алсак  укучыларга, караучыларга да кызыграк булыр иде.

Инде шул контент, язмаларыбызның, продуктларның эчтәлеге турында сөйләшәләр... Менә аларда, шулай ук хәзрәтебез дә әйтте инде, җәнҗаллык, “сарылык” күп. Тик безгә динебезнең хәерле нәтиҗәлелеген күрсәтәсе иде. Әйтик, менә гаилә эчендә. Сер түгел, динне тота икән кеше, ул җан тынычлыгына ия, бәхете була бит инде. Ул дөрестән дә уңышка  ирешә, тормышы бөтен була. Менә шул ягын да, минемчә,  ничектер лаеклы дәрәҗәдә күрсәтеп бетергәнебез юк. Шәфкатьле исламның хәерхаклы эчтәлеген күрсәтсәк, бөтенебез уңышка ирешер идек. Барыгызга да рәхмәт”.

 

Языа алды: Айзирәк Гәрәева,

ТРМ ДН нең дәгъват һәм мәгълүмат бүлеге

 

 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана