Туфанга сөйләрмен, дигән уй туды…

28 август 2012 ел 11:54

Мунчәли авылы кабаттан кадерле ул, кызларын, якын кардәшләрен, дус ишләрен үзенә җыйды. 25 август көнне үтелгән милли җыен авыл тарихында гына түгел, милли әдәбият, сәнгать өлкәсендә дә үз эзен калдырырлык вакыйгаларга бай булды.

Татарстанда "Коръән елы” кысаларында оештырылган җыен Коръән укучы яшүсмерләрнең зур бәйгесе белән башланып китте. Анда 30 дан артык бала үз көчен сынады. Бәйге мөнбәренә 8 яшьтән алып 12 яшькә кадәр һәм аннан да зуррак кызлар, егетләр менде. Максат бер: Коръәнне дөрес итеп уку. 
"Мөслимә” газетасы баш мөхәррире Әлмира апа Әдиятуллина катнашуы да нур өстенә нур булды. Мәртәбәле жюри составында Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов, Казанның 100 еллык мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Чувашия Республикасыннан Мансур хәзрәт, Диния нәзарәте вәкиле Нияз Сабирҗанов килгән иде. Бәйге районда беренче карлыгач булуына да карамастан, мәртәбәле, колачлы булды. Район мәчетләре каршында эшләп килүче ял көне мәдрәсәләренә йөрүче балалар да, Чувашия Республикасыннан, Самара өлкәсеннән һәм республикабызның төрле районнарыннан килүче укучылар да, Коръән сүзләренә тыйнаклык, игътибарлык күрсәттеләр. 
Бәйгене төбәк казые, район мөхтәсибе Фәһим хәзрәт һәм Иске Чокалы мәчете имамы Рамил хәзрәт алып барды. Җиңүчеләргә Сочи шәһәрендә яшәүче якташыбыз Илдус Юнысов иганәчелек итте. Җыенны оештыручы Илмир Измайлов әлеге кыйммәтле бүләкләрне һәм мөхтәсибәт тарафыннан бирелгән Мактау грамоталарын тапшырды. Бәйгедә "Коръән уку остасы”, "Иң оста Коръән укучы, "Гүзәл махраҗ”, "Нәфис тавыш”, "Яттан белүчеләр”, "Инсафлы”, "Тәвәккәл” дигән номинацияләрдә көч сынаштылар. Иң-иңнәргә урыннар да билгеләнде. Малайлар арасында Радик Сафиуллин (Зур Чынлы) – беренче, Ильяс Сафиянов (Шыгырдан) –икенче, Дәүләт Нигъманов (Шыгырдан) өченче урынны яулады. Кызлар арасында: Алсу Айзәтуллова (Шыгырдан) - беренче; Илүзә Галләмова (Чишмә авылы) – икенче; Зөһрә Гыйбатдинова (Комсомолск районы) өченче урынны алды. Бәйге соңында сәхнәгә Дания Тулова менде. Ул беренче урынны алган Алсуга һәм бәйгене оештыручы Чүпрәле хатын-кызлары мөслимәләре берлеге рәисе Энҗе Шәрәфетдиновага динебезне үстерүдә зур өлеш керткәне өчен истәлекле бүләк тапшырды, оештыручылар тарафыннан 1, 2, 3 урынны алучы балалар кәрәзле телефоннар белән бүләкләнделәр. 
Авыл җыенының төп өлешендә мәктәп янында район мәдәният йорты чибәр кызлары кунакларны ипи-тоз белән каршы алдылар. Мәктәп укучылары музыкаль монтажда ни өчен Туфан ага Миңнуллинны яратуларын шигъри юллар аша җиткерделәр. Район башкарма комитеты рәисе Шәүкәт Алиуллов Мунчәлидә беренче мәктәп булуы, авылның укымышлы кешеләре шәһәрләргә юл алуын сөйләде. 
Фәрит Мифтахов сүз алып, үзенең Туфан ага шәкерте булуын, милләтебезне, динебезне үстерүдә аның эшен дәвам итәчәген әйтте. Быелның 2 маенда вакытсыз бакыйлыкка күчкән Туфан аганың якты истәлегенә бик күп җылы сүзләр әйтелде. Г. Камал театры артистлары Рузия Мотыгуллова, Ринат Таҗетдинов, "Буа сатира театры” җитәкчесе Раил Садриев аның әсәрләреннән өзекләр күрсәттеләр. Җыенны "Татарстан - Яңа Гасыр” каналында "Хәерле иртә” тапшыруын алып баручылар- Илдар Киямов һәм Миләүшә Сибгатуллина милли җанлы Туфан аганы мәдәният өлкәсендә генә түгел, депутат буларак та бәһасез эшләрен халыкка җиткерделәр. Мунчәлидәге мәһабәт мәктәп бинасын салдыруда да аның зур өлеше булган. "ТР атказанган урманчысы” авылдашлары Ирфан Халитов та: "Бу мәктәп аңа үзе бер һәйкәл”,- диде. Туфан ага Миңнуллинга истәлекле мемориаль такта ачуга ярдәм иткән район башлыгы Тимур Нагумановка, "Таттрансгаз” баш хисапчысы Венера Әхмәтовага олы рәхмәтләрен белдерде. Язучылар берлеге рәисе Вакыф Нуриев: "Кеше дөньядан киткәч аның урыны буш кала. Бу бушлык Туфан агадан соң тагын да зуррак булды. Аның исемен мәңгеләштерүне сез беренче башлап җибәрдегез, кулыгыз җиңел булсын,”- диде. Туфан аганың яшьлек дусты, җәмәгате Нәҗибә Ихсанова: "Аның белән Мәскәүдә 5 ел бергә укыдык. Ул безгә ризык әзерләгән бәрәкәтле бәндә булды. Ул кызыбызның әтисе генә түгел, иҗатымның чишмә башы да. Татар халкы иҗади халык, беркайчан да югалып калмый. Әле генә, Туфанга кайткач сөйләрмен, дигән уй туды” –диде ул. Якташыбыз Ринат Таҗетдинов та: "Әгәр ул яхшы әсәрләр иҗат итмәсә, без зур исемнәргә лаек булмас идек”,-дип үз фикерен җиткерде. 
Истәлек тактасындагы ак җәймәне Шәүкәт Алиуллов һәм Туфан аганың җәмәгате Нәҗибә апа ачтылар. Аннан калын күзлеген кигән, мыек астыннан гына елмайган Туфан ага карап тора. Анда: "Мунчәли мәктәбен төзүгә, авылның тарихи-мәдәни мирасын саклап калуда зур өлеш керткән бөек татар драматургы, ТР Дәүләт Советы депутаты Туфан Абдулла улы Миңнуллин истәлегенә” дигән сүзләр язылган. 
Җыенда район музыка мәктәбенең "Умырзая” халык уен кораллары ансамбле чыгыш ясады. Авылның иң оста пешекчеләре кунакларны коймаклы чәй белән сыйладылар. Тарихи байлыкларын чагылдырган күргәзмә дә үз йөзен ачты. 
Өйлә намазыннан соң рәт-рәт булып тезелгән өстәлләр сый-хөрмәт белән зиратны чистартып кайткан авыл халкын, кунакларны каршы алды. Халык сыйланган арада мәртәбәле кунаклар беренче мәртәбә "Мунчәли укулары” оештырып, тарихи мирасны барладылар. Анда галимнәр - Нурмөхаммәт Хисамов, Марсель Әхмәтҗанов, Наил Таһиров катнаштылар. Миңгол Галиев, Фәсәхат Хөсәенова, Надирә Шәрәфетдинова мөнәҗәтләр әйттеләр. 
Үткәннәрен барлаган халыкның киләчәге була. Әнә шушы уй-хыяллар мәдәният йортында башланып киткән "Шәҗәрә” дигән очрашуда дәвам итте. Самара һәм Түбән Новгород якларындагы Мочәли авылларыннан килгән делегатлар катнаштылар. Авылның төп мәйданын сәүдә нокталары әйләндереп алган. Әнә җилдә җилфердәгән флагчыклар ут-яктырткычлар астында авылдан чыккан җырчылар халыкны җыр- моңнарга төрделәр. Авыл бәйрәмендә Татарстанның атказанган артистлары – Габделфәт Сафин, Әлфия Рамазанова, Айрат Җамалетдинов һәм күренекле сәнгать осталары катнашында зур бәйрәм концерты, милли көрәш, ат чабышлары төн уртасына кадәр дәвам итте һәм аллы-гөлле салют балкышлары белән тәмамланды. Дини-мәдани мирасны барлау елы буларак, әлеге бәйрәм зур тарихи әһәмияткә ия иде. 

Сания ШӘРАПОВА,
Чүпрәле районы
info-islam.ru
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана