Без әле кая барабыз?!!

23 август 2012 ел 14:46

Җәйнең кыл уртасында республикабыз мөселманнары дөньясында булган вакыйгалар, дөресен генә әйткәндә, күп кенә журналистларыбызны “уятып”, каләмнәрен эшкә җигәргә мәҗбүр итте, “этеннән алып бетенә хәтле” үз фикерен белдерергә ашыкты. Хәтта кайбер басма матбугат, газета санын чыгуны көтеп тормый, материалларын интернет версиясен алдан ук интернетка элеп куярга ашыкты. Хәйран калырсың: менә бит никадәр ислам белгечләре, шәригать белгечләре икән үзебездә?!

Рамазан шәриф аенда берләшеп, бергәләшеп игелекле гамәлләр кылырга, ашамый-эчми тору гына түгел, күңелләребезне дә изге уйлар белән тотар урынга, фаҗиганең корбаннары булган Диния нәзарәте җитәкчелегенә төрле фаразлар, пычрак атулар да булмады түгел, хәтта мәрхүм булган Вәлиулла хәзрәтнең гөнаһларын (белгәнен дә, белмәгәнен дә, ишеткәнен дә, фаразлаганнарын да) бер җепкә тезүчеләр дә барлыкка килде. Дөресен генә әйткәндә, журналистлар өчен әлеге вакыйгалар майлы калҗа булды... Казан менә шулай уянды Рамазан алдыннан... Ниндидер бер рухи саф уяну көтелгән иде Изге ай алдыннан, һәрвакыттагыча өметләр акланмады...

* * *

Шунысы кызык: әлеге вакыйгалардан “Татар җыры”ндагы йолдызларның итәк озынлыгын, кендекләрен тикшереп язган “каләм әһелләре” дә читтә калмады. Бөтенесе дә соңгы тирләрен дә жәлләмичә “үз өлешләрен” керттеләр. Рамазан аенда бер-беребезгә хәерхаһлы булырга тиешлекне онытып, киресенчә, тырнак астыннан кер эзләргә тотындылар. Матбугатта (ә бездә алар буа буарлык, элек татар баеса хатын алган булса, хәзер исә, баеган берсе гәҗит чыгара башлады) рәхәтләнделәр “гөнаһ җыеп”.

Дин – ул четерекле тема, һәрбер сүзебез өчен иң беренче чиратта Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә каршында җавап бирәсен онытмаска кирәклеге дә онытылды.

Белми торып, ниндидер фаразлар ясаудан сакланырга кирәк, чөнки моннан сиңа бернинди дә файда булмас. Ән-Ниса сүрәсенең 111 аятендә Аллаһы Тәгалә җиткерә: “Гөнаһ эшләгән кеше үзенә зыян эшләгән кеше булыр. Аллаһ барысын да белә, Ул – хикмәтләр ияседер”. Шуңа да кем турындадыр начар сүз әйтү генә түгел, хәтта начар уйлаган өчен дә гөнаһ алуыбызны онытмасак иде.

Матбугатта басылган күп кенә материаллардан соң, әлеге “каләм әһелләре”нең рухлары шуның кадәр зәгыйфь микән, дигән фикер туа күңелдә. Кеше өстенә яла ягу Ислам динендә иң зур гөнаһларның берсе булып тора, моны галимнәр дә даими искәртеп килә бит. Пәйгамбәребез (сгв) яла ягуны гафу ителмәс гөнаһларның берсе, дигән. Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә әйтә Ән-Ниса (Хатыннар) сүрәсенең 112 аятендә яла ягучы кешенең зур гөнаһка тарган кеше булыр дип билгеләп үтә.

Вакыйгаларга кагылышлы басмаларга күз салсаң, бер генә уй килә: җәмгыятьнең әхлагы бетте, бер-беребезнең яхшы якларын күрмибез, дөресрәге күрергә теләмибез. Безгә кешеләрне гөнаһлы, җинаятьче, кыргый, мәрхәмәтсез итеп күрү җиңеллек бирә башлады, шуның исәбенә үзебезнең гөнаһларны йолып калырга, качырырга тырышабыз. Чынлыкта исә бу – рухи яктан зәгыйфь булган кешеләрнең генә сыйфаты. Чын мөселман бер-берсен пычратудан бигрәк, аны яхшыга чакырырга, игелекле гамәлләрен генә күрергә омтыла, күргән кимчелекләрен дә үзенең үрнәк гамәлләре белән төзәтергә чакыра. Чын мөселман бер-берсенең дәрәҗәсен төшереп, төрле гаепләүләр атмый. Чын мөселман яманлыктан этәрелеп түгел, яхшылыкка тартылып үсә, камилләшә. Шуңа да кылган гамәлләребез, әйткән сүзләребез, китергән дәлилләребез турында гына түгел, хәтта уйларыбыз, ниятләребезнең дә дөрес булуы зарур. Материаллардан күренгәнчә, күбесе бу кануннан ерак тора.

Барыбыз да белгәнчә, Ислам дине мөселманнарны бердәмлектә һәм бергәлектә булырга куша, нинди генә фетнәләр булганда да, аерылмаска өнди. Мөселманнар өммәтен ныгытыр өчен эшләнә торган гамәлләр барысы да хуплана, киресенчә, таркатуга китерә торган әйберләр тәнкыйть ителә. Нахак сүз һәм гайбәт – ислам җәмгыятенең төп дошманнары, шуңа да динебез аларны катгый тыя һәм зур гөнаһлар рәтендә йөртә.

Берзаман Аллаһының Илчесе мөселманнарга мөрәҗәгать итә: “Арагызда иң начарыгыз турында әйтикме?”ди. Алар җавап бирәләр: “Әйе, Аллаһы Илчесе, әйтегез!” Шул вакытта ул әйткән: “Иң күп гайбәт сатучы, араларыгызда фетнә таратучы, кешеләрнең намусларына тап төшереп, аларның гөнаһларын эзләүчеләрдер”, ди (Әл-Кафи).

Хәдисләрдән билгеле булганча, гайбәт һәм нахак сүз генә түгел, гайбәтне тыңлап, нахак сүз сөйләгән урыннарда утыру да гөнаһ гамәлләрдән санала. Динебез кешенең намусын бетерер, дәрәҗәсен төшерер өчен кулланылган хата-кимчелекләрен әйтүне гомумән тыя.

Уйлап кына карыйк: бер ел эчендә республикабызда ислам динебездә шактый гына сөенерлек вакыйгалар булды. Имамнарның квалификацияләрен үстерү үзәге ачылды, имам-мөхтәсибләр, мәдрәсә хезмәткәрләренә хезмәт хаклары түләнә башлады, ике телдә дә атналык мөселман газеталары нәшер ителә, Диния нәзарәтендә Хәйрия бүлеге ачылып, республикабызның күп кенә картлар йортлары, ятимнәр, инвалидлар, гомумән, ярдәмгә мохтаҗ булган социаль катлам вәкилләре мөфтиятнең канаты астына алынды. Бигрәк тә яшьләр белән аерым эшләүгә игътибар үсте: мөфтиятнең үзендә “Алтын Урта” яшьләр җәмгыяте оешып, даими рәвештә республикабыз зыялылары (тарихчылар, язучылар, дин әһелләре, сәясәтчеләр һ.б.) белән очрашулар оештырып килделәр, интернет сәхифәләрендә үзләренең фикерләрен курыкмыйча җиткерә башладылар. Диния нәзарәте җитәкчеләре яшьләр белән университетларда очрашулар оештырды, наркомания, алкоголь, терроризм кебек замана афәтләренә каршы төрле чаралар уздырды һ.б. һ.б. Тик нигәдер болар турында бер генә журналист та искәртми, уңай якка булган үзгәрешләрне беркемнең дә күрәсе килми кебек. Журналистларны күбрәк тырнак астыннан кер эзләп эшләү ымсындыра.

Сүземне йомгаклап, барлык кешеләргә дә, бигрәк тә авыл җирлегендә яшәгәннәргә, аңлаешлы булган бер гади генә чагыштыру китерәсем килә (Акыллы кеше шуннан да үзенә берникадәр нәтиҗә ясый алыр). Бәрәңге базын даими карап чистартып торырга кирәк, югыйсә бер черек бәрәңге бөтен базны харап итәргә мөмкин, шуңа да акыллы хуҗа моңа юл куймый, базны карап, чери башлаган уңышлардан арындыра баруга зур игътибар бирә. Соңгы вакыйгалар шуны дәлилли: җәмгыятебез (бигрәк тә кулларына каләм тотып, ниндидер фикер җиткерә алырлык сәләткә ия булган журналистлар) бернинди дә чистарту-агарту эшләре белән шөгыльләнми башлады дисәк тә ялган булмас, киресенчә, базга булдыра алганча күбрәк “черек бәрәңге” генә ыргыталар... Һәм ни гаҗәп – шуннан зур канәгатьлелек алалар... Бу исә кешеләрнең рухи яклары йомшак булуын, иманнарының аксавын күрсәтә. Шуңа да кеше өстенә яла ягып, мөселманнар арасын бозып, нахак яла ягулардан туктап, динебезне чынлап торып үстерә алырдай гамәлләр кылырга, җәмгыятебезне алга җибәрә алырлык, тәннәребезне генә түгел, җаннарыбызны, рухларыбызны, иманыбызны ныгытырлык кыйбла булдырырга кирәк. Югыйсә, хәлләр чынлап та аяныч бетүе бар...

 

Фирас Габидуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана