Татарстан дин әһелләре Болгарда беренче утырышларын уздырды

26 июнь 2012 ел 13:24

25 июнь көнне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең ярты елга бер мәртәбә мөхтәсибләр, казыйлар, голәмәләр шурасы әгъзалары, дини уку йортлары җитәкчеләре катнашында үтә торган пленум утырышы тәүге тапкыр Болгарның “Ак мәчете” резиденциясендә үтте.

Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз 2012 елның беренче яртыеллыгында нәзарәт алып барган эшчәнлек турындагы чыгышында бу утырышның үзенә күрә бер тарихи төсмергә ия булуын билгеләп үтте. Беренчедән, чираттагы пленум утырышы Болгар җирендә нәзарәтнең рәсми җыелышларын үткәрүгә һәм Татарстан дин өлкәсе җитәкчеләренең бердәм булып киңәш-табыш кору өчен шушында җыелуына башлангыч булып тора. Икенчедән, Илдус хәзрәт сүзләре белән әйткәндә, “киләчәгебездә тәртип булсын, юлыбыз анык билгеләнсен өчен тарихка карап, тарихка таянып эшләргә кирәк”.

Ул: “Башкарган эшләребезгә күз салып, киләчәккә планнарны билгеләргә дип җыелыштык. Бәрәкәт булыр дип, элек - электән Болгар җирлегендә дога кылганнар. Шулай ук Мәрҗәни, Ризаэтдин Фәхретдин хәзрәтләре дә дога кылып китә торган булганнар. Ниндидер җитди эшләрне шушыннан башлаганнар”, - диде һәм узган ярты ел дәвамында нәзарәт тарафыннан кылынган кайбер эшләрне санап үтте. Әйтик, иң зур уңышларның берсе булып нәзарәтнең мәдрәсәләргә дәүләт грантларын алырга булышуы тора. Грант инде ул шактый зур суммадагы акча. Мәдрәсә җитәкчеләре әйтүенә караганда, грант акчасына уку йортларына җиһазлар алганнар. “Кем акча түли –шул мәдрәсәләргә үзенең фикерен кертергә тели иде, моны танырга кирәк. Уку-укытуга бик зур игътибар итү мөһим. РИУ безнең база һәм без аны башкаларны үрнәк итеп куябыз. Россиядә бердән-бер мөселман мәктәбебез- “Госмания” бар. Берничә мәчет кенә аңар ярдәм итә. Әмма безнең бит анда киләчәк кадрлар тәрбияләнә, аны да ташламаска кирәк”, - диде ул.  Шулай ук хәзрәт Коръән елы уңаеннан үткәрелгән изге китапны хәтем итү, Коръән сайтын булдыру, изге китапка багышланган “түгәрәк өстәл”ләр уздырылуына һәм “Казан басмасы”н нәшер итеп нигездә бушлай таратуга тукталып үтте. Моннан тыш нәзарәтнең үзенең ышанычлы хаҗ программасы булдыруын әйтте. Республика күләмендә мәчетләрдә йөзләгән җәйге мөселман балалар лагерьларе эшләп килүен искә төшерде.

Илдус хәзрәт чыгышыннан соң казыйлар, мөхтәсибләр сүз алды. Татарстаннаң баш казые Җәлил хәзрәт рамазан аена кагылышлы сорауларга тукталды. Ул быел  фитыр сәдакасен 50-300 сум итеп, зәкатне байлыгы ким дигәндә 130 000 сум булганнарга тиешле дип тәкъдим итте. Башкалар казыйга каршы килмәде.

Шулай ук казый 19 июль көнне яңа ай туганын искә төшерде. Бу көнне Кояш 21 сәгать 11  минутта байый һәм беренче тәравих намазы укыла. “Без, казыйлар, беренче тәравих намазын унтугызында сәгатьярым укырга дигән фикердә торабыз. 20 рәкагәть укыла. Кайберәүләр аны кыскартып булмыймы, дип сорый. Юк. Аны озынрак уку турында уйларга кирәк. Тәравих намазыннан кайткач сәхәр ашып ятып йокларлык кына булсын. 20 июньдә 4 сәгать 27 минутта кояш чыга.  Сәхәрне 2 сәгать алдан ашап бетерү тиешле”, - диде Җәлил хәзрәт.

Моннан тыш дин әһелләре азан әйтү вакыты мәсьәләсен күтәрделәр. Чөнки республиканың көнчыгыш һәм көнбатыш районнары арасында кояш чыгу вакыты берникадәр аерыла. Мөфти көнчыгыш һәм көнбатыш районнары өчен намаз вакытлары аермасын төгәл билгеләргә кирәклеген  әйтте һәм намаз вакытларын мәчетләргә язып кую мөһимлегенә басым ясады.

РИУ ректоры Рафыйк  Мөхәммәтшин: “Имамнарны җыеп укытабыз, әмма якшәмбе курсларында укытучылар да бик күп. Районнардан тәкъдимнәр булса остазлар җибәреп, урыннарда укыту мөмкин”, - дип үз фикерен җиткерде.

Шулай ук утырышта соңгы айларда авыл муллаларын борчуга салган мәчетләрне газ белән тәэмин итүгә кагылышлы проблема күтәрелде. Кайбер районнарда газ оешмалары мәчетләрдән газга шәхси хуҗалыклар кебек түгел, рәсми оешмалар буларак түләүне таләп итә башлаган. Шул сәбәпле кайбер мәчетләр чыгымнарын каплый алмый.  Бу уңайдан мөфти республика җитәкчелеге белән сөйләшүләр алып барылуын әйтте. Шулай ук ул мәхтәсибләрне транспорт белән тәэмин итү мәсьәләсе шактый күләмдә чишелүен һәм алга таба да аларны машиналы итүгә чаралар күреләчәген белдерде. Җыелышны йомгаклап: “Аллага шөкер, нинди генә хәлләр булса да шактый эш кылабыз, мөхтәсибләргә, ректорларга, голәмәләр шурасына рәхмәтемне белдерәсем килә. Казан кайный. Менә шушы кайнап торган дини эшчәнлекне авылларга, Казаннан читкә дә таратырга кирәк”, - дип, алга таба шәхсән авыллар буйлап йөрергә ниятләвен җиткерде.

ТР МДН Дәгъват һәм мәгълүмат бүлеге

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана