Рәҗәп ае

25 май 2012 ел 13:31

Рәҗәп – ислам динендә булган дүрт изге айның берсе.

Бүген – Рәгаиб кичәсе көне, кичә Рәгаиб кичәсе иде (Пәйгамбәребезнең (сгв) әти-әнисе никахлашкан-кавышкан көннәр). Үзе җомга көн, үзе Рәгаиб кичәсе көне. Икеләтә бәйрәм көн бу. Җомга көнне шундый бер сәгать бар, шул сәгатьтә теләгән теләк кабул булмыйча һич калмас, ди. Менә аның кайсы сәгать икәнен бер Аллаһы Тәгалә генә белер, ди. Шуңа күрә җомга көн кояш баеганчыга кадәр зекердә булып, Аллаһы Тәгаләне олуглап, авызларыбызны начар сүзләрдән тыеп, яхшы теләкләрдә генә йөрергә кирәк.

Без кайвакыт, үзебез дә уйламастан, балаларыбызга, туганнарыбызга, якыннарыбызга теләсә нәрсә кычкырып куябыз. Җомга көнне безнең уйламыйча әйткән сүзебезнең афәтләр китерүе бар. Балаларыбыз авырып китсә, нәрсә булды икән дип борчылабыз. Үзебезнең уйламыйча әйткән сүзләребезнең дә балаларыбызга зыян булып төшүе бар бит. Җомга көннәрендә яман гадәттән бигрәк тә сак булырга кирәк. Адәм баласының нәфесе бар, теле бар, күңелендә төрле уйлар бар. Әмма начар теләкне беркайчан да теләмәскә кирәк. Җомга көнне шушы теләкләрнең кабул була торган бер сәгатенә туры килүе бар.

Рәҗәп аенда Пәйгамбәребезнең (сгв) әти-әнисе кавышкан. Айның 27 нче кичәсендә Пәйгамбәребез (сгв) күккә ашкан, Аллаһы Тәгалә белән очрашкан. Безгә шушы көнне биш вакыт намаз фарыз булган. Кыскасы, бу айда мөселманнар тарихына, динебез тарихына бәйле әһәмиятле вакыйгалар күп. Шуңа да рәҗәп ае изге айлардан санала. Шәгъбан ае да – изге ай. Аннары изге рамазан ае килә. Шушы айлар безнең рамазан аена әзерлегебез дә булып тора. Рәҗәп аенда без инде рамазан аена чын-чынлап әзерлегебезне башлыйбыз. Нәфел уразалары тотабыз, сәдакалар бирәбез. Шулай иттереп, без күңелебезне сафлап, Аллаһы Тәгалә тарафыннан һидәят өчен, туры юлга күнәр өчен, безгә бүләк итеп бирелгән изге аена әзерләнә башлыйбыз. Изге айларда тәүбәгә килү бик саваплы. Һәркайсыбызның эшләгән гөнаһлары бар, аларны искә төшерергә кирәк. «Әстәгъфирулла»ны күп әйтергә, гөнаһларыбыздан тәүбә кылырга кирәк. Берәү, үзенең гөнаһын искә төшереп, шуңа тәүбә итсә, тәүбә кылса, үкенсә, яңадан бу гөнаһларны кабатламаса, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) әйтүенчә, аның мондый гөнаһы кичерелгән дип санала. Димәк, безгә начар эшне эшләгәнебезгә үкенергә кирәк, тәүбәгә килеп, «Әстәгъфируллаһ» дип. Һәм инде «Кәлимәтүл истигъфар»ны әйтсәк тә бик әйбәт. (Тик соңыннан моңа кадәр эшләгән бозыклыкларны яңадан кабатламаска кирәк.) Шуңа көч табабыз икән, димәк, Пәйгамбәребез (сгв) әйткәнчә, шушы гөнаһ ярлыканган дип санала. Тәүбәгә килгәнсең икән, Аллаһы Тәгалә шушы гөнаһыңны ярлыкасын өчен шул тәүбәңә үлгәнче тугры калырга кирәк. Укылмый калган намазларыбызны, тотылмый калган уразаларыбызны да изге айларда үтәү яхшы, чөнки бу – Аллаһның рәхмәт айлары. Бу – гамәлләребезнең кабул ителә торган айлары. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Рәҗәп аенда мин ачуымны бикләп куярмын, рәхмәтем яңгыр шикелле явар», – ди. Бу изге айларда әҗер-савап йөз мәртәбә артыграк булыр. Тырышып-тырышып Коръәннән бер аять яисә бер хәреф өйрәнсәк, бер хәрефкә ун савап тияр, ди. Башка айларда бер хәрефкә ун савап була дисәк, изге айларда өйрәнгән бер хәрефебезгә мең савап та булырга мөмкин. Һәм рамазан аенда исә бер хәрефкә җиде меңгә кадәр савап була. Менә шуңа Аллаһның шундый рәхмәт айлары бар. Бу айларда, сәдака биреп, ятимнәрне, мескеннәрне, авыруларны сөендерү дә бик саваплы. Арабызда ятимнәр, авыру кешеләр, тумыштан гарип булганнар бар. Андый кешеләрнең генә түгел, үз гаиләңдәгеләрнең, танышларыңның, дусларыңның да күңелен күрергә, аларга бүләкләр, сәдакалар бирергә кирәк. Хәлләрен белеп, аларны сөендерү, әлбәттә, бик тә саваплы гамәлләрдән.

Менә шушы эшләргә без шушы айларда хирыс булырга, шушыларны башкарырга гадәтләнү лазем. Бу айларда яман эшләрне куеп торырга кирәк. Рәҗәп, шәгъбан, рамазан айларында, яман эшләребезне куеп, изге эшләрне күп эшләсәк, Аллаһның безгә рәхмәте булыр. Шуннан соң без яман эшләрне, бәлки, бүтән кабатламабыз да. Телләребезне дә, күңелләребезне дә яман сүзләрдән пакьләрбез. Рәҗәп аен изге ай дип санап, аны кадерләп, Аллаһ кушканча кадерләп, әйбәт итеп үткәрергә кирәк. Шәгъбан, рамазан айларында да Аллаһы Тәгалә каршысында чиста булып, пакь булып, гөнаһларыбыздан арынып, изге гамәлләребез белән күренеп калыйк.

Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ,

Татарстанның баш казые      

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Башка журналлар

2017 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр

Мөселман ай календаре буенча 1438–1439 һиҗри еллар

25 гыйнвар 2017 ел 10:30

Диндә бала имезү мәсьәләсе

22 гыйнвар 2017 ел 10:05

Мөфти: Динне тарату белән бергә, тынычлыкны саклау өчен дә хәзрәтләр зур  тырышлык куя

Бүген Казанда Диния нәзрәтенең 2017 елдагы беренче Президиум һәм Пленар утырышы булды. Чарада 2017...

11 гыйнвар 2017 ел 09:51
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана