Никах туйлары төрмәгә дә ят түгел...

11 май 2012 ел 16:44

Халык телендә “кәбисә елында тормыш корып җибәрергә ярамый”, “май аенда гаилә кору тыела” дигән сүзләр йөрсә дә,  мондый төрдәге имеш-мимешләргә артык игътибар бирмиләр хәзер. Динебездә гомумән андый тыюлар юк. Декабрь салкыннары, июнь челләсе дип тә тормыйлар, никахлашырга карар кылынган икән, картлар йортларында тәрбияләнүчеләр, хәтта иректән мәхрүм ителгәннәр арасында да никах укытып, гаилә корып җибәрү гадәти күренеш бүгенге көндә. Сүзебез исә соңгылары хакында...

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте (ҖҮФХ) белән бәйләнешне координацияләү бүлеге, Казан шәһәре имамнары белән берлектә, республикабыз төзәтү колонияләрендә тоткыннар белән эшләп килә. Имамнар һәр көн саен төзәтү колонияләренә барып, шәригать нигезләрен аңлаталар, дин дәресләре бирәләр. Төзәтү учреждениеләренең җитәкчеләре белән очрашып, тоткын мөселманнарга кагылышлы оештыру-көнкүреш проблемалары буенча да фикер алышалар. Ислам динебезнең күркәм бәйрәмнәрен, җомга намазларын бергәләшеп үткәрү күркәм гадәткә әйләнгән, шул исәптән никах туйлары да ят түгел биредә...

Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте белән бәйләнешне координацияләү бүлеге җитәкчесе Айрат хәзрәт Зарипов билгеләп үткәнчә, тоткын мөселманнар арасында никах укыту бүген генә барлыкка килмәгән:

-  Үзенә күрә аерым бер тормыш, үзгә бер җәмгыять дисәк тә була монда... Үзләренең проблемалары да, үзләренең сөенечләре дә бар. Токыннарга никах уку да күптәннән бирле яшәп килә. Әйтик, агымдагы елның май аенда гына да ике гаиләгә никах укылды. Бер гаиләгә никахны “Борнай” мәчете имам-хатыйбы Фәрхәд хәзрәт Мәүлетдинов укыды. Әлеге чара Казан шәһәренең Идел буе районында урнашкан II төзәтү колониясендә үтте. Биредә озак вакытка очрашу өчен билгеләнгән махсус бүлмә бар, администрация белән килешенеп, шәригать кануннары белән яраклаштырып башкарылды. Икенчесен үземә укырга туры килде. Анысы II төзәтү колониясе каршындагы поселениядә үтте.

Шулай да никах укылса да, биредә алар тулы канлы гаилә тормышы белән яши алмыйлар бит...

-  Әйтик, үзем укыган никахта кәләш буласы Ләйсән – иректә, кияү Алексей гына тоткында иде. Башта Алексейның әтисе шалтыратты, хәлне аңлатты. Соңыннан кәләш буласы кызыбыз Ләйсән үзе шалтыратып, Алексей белән никах укытырга теләгәнлеген җиткерде. Әти-әниләренең ризалыгы, мәхер мәсьәләсе килешенүе һәм иң төп шарт – Алексейның ислам динен кабул итүе кирәклекне җиткердем. Алексей исламны кабул итеп, никахны укыдык. Гаиләле булу, иншаллаһ, Алексейга иреккә чыгып, хәләл тормыш башлауга бер зур максат булып хезмәт итәр.

Төрмәдә укылганы гадәти шартларда үткәрелгән никахтан кайсы ягы белән аерыла?

-  Никах алдыннан Ислам дине, шәригать кануннары турында бәян иттем. Әлбәттә, мәҗлес табыны әзерләнгән иде. Никах мәҗлесендә ике якның да якын туганнары, дуслары катнаштылар. Иректәгеләр кебек зурлап, ныклап әзерләнеп түгел инде, гади генә итеп оештырылды. Ничек үткәрүдән бигрәк, ихлас күңел белән чын йөрәктән эшләнергә тиеш бу адым. Бу шулай булгандыр дип ышанабыз.

Бүгенге җәмгыятебездә никахның роле нинди? Буыннар алмашыну белән никахка караш үзгәрәме?

-  Никах, иң беренче чиратта, гаилә бәйләнешен ныгыта. Ныклы, бәхетле, бар яктан да камил җәмгыять тудыруга бер этәргеч булып тора. Шуңа да, кемнәргә генә укылмасын, тормышка карашны үзгәртә, һәр гамәлеңне җитди уйлап, анализлап башкарасың. Үзең өчен генә түгел, гаилә әгъзалары, җәмгыятебез өчен дә үзеңдә җаваплылык тоясың.

Иректән мәхрүм ителгән мөселманнар белән башка чаралар үткәреләме?

-  Мөселман тоткыннарыбыз һәрдаим кайгыртыла. Гает бәйрәмнәрен, җомга намазларын күмәкләшеп үткәрәбез. Кулдан килгәнчә бар булган игътибарыбызны юнәлтәбез, ни дисәк тә әле аларның рухлары ныгымаган. Без имамнарның төп бурычы нәкъ менә шунда да инде – аларның иманын ныгыту, рухларын чистарту.

 

Әлбәттә, иректән мәхрүм ителгән кешеләр арасында иртәгесе көнгә шик белән, ышанмыйча карау бар. Шулай да... Гаилә кору тормышларының иң авыр чакларын узарга ярдәм итсен, киләчәккә карата өмет уята алган бер вакыйгага әйләнсен дип, аларга гаилә ныклыгы, бәхете телик.

 

 Алинә Бикмуллина,

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат үзәге

Башка журналлар

Ураза гаете мөбарәк: республика ифтарын үткәрергә ярдәмчеләр кирәк

Быел республикакүләм ифтар мәҗлесе 22 июнь көненә билгеләнгән. “Казан Арена” стадионында узачак IV...

30 май 2016 ел 17:25

Алтын - җирдән, галим илдән чыга

Гыйлем сүзе Коръәндә җитмештән артык урында кабатланып килә. Раббыбыз Коръәннең иң беренче иңгән...

26 май 2016 ел 09:35
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана