Коръән шифасын фән дә раслый

26 апрель 2012 ел 08:43

Бүгенге чынбарлыкта мөселман кешесе нәрсәгә омтылырга тиеш? Әлбәттә, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә өметләнүчеләрнең кыйммәтләре җәмгыятьтәге сәяси, икътисадый, мәдәни  вәзгыятьнең нинди булуына карамастан үзгәрми. Шул ук вакытта Аллаһка ышануыбыз намазлык яки мәчет диварлары белән генә чикләнмәвен истән чыгармыйк. Мөселман кешесенең рухи һәм физик халәте, тормышы Ислам белән бөтен яклап билгеләнергә тиеш.  Монда сәламәтлекнең роле бик мөһим, чөнки ул безнең Аллаһка табынуыбызның бер таянычы булып тора.

Ныклы сәламәтлек ул Коръәндә язылганнарны үтәп яшәвебезне дә күрсәтә. Безгә Аллаһы Тәгалә кешенең тәненә бәйле барлык әйберләрне аңлаткан: көмәнле булу, яралгы үсүе  (Коръән, 11:72; 19:9; 24:31,60; 65:4); анатомик һәм физиологик үзенчәлекләр (Коръән, 7:69; 16:66; 35:1). Мәрхүмнең җәсадәсен урнаштыруга кадәр язылган  (Коръән, 5:31; 80:21). Аллаһ безгә ышаныч күрсәтеп, Коръән аша тәнебезнең нормаль халәтен, икенче төрле әйткәндә, сәламәтлегебезне саклау өчен инструкция биргән.

Әмма сәламәтлек яхшы гына була алмый, чирләр дә кешенең физик халәтенең бер өлеше. Авырулар безнең түземлегебезне сынап һәм авырлыклар турында уйланырга мәҗбүр итеп тормышыбызны озата килә. Әмма физик көчсезлек белән килешү Аллаһка бик нык ышану күрсәткече дә була алмый. Аллаһ Коръән аятләре безгә шифа икәнне белдерә: “Без мөэминнәрнең күңелләренә шифалы аятьләрне вә Коръәннән рәхмәтле хөкемнәрне иңдерәбез (17:82)”

Коръәндә язылганнарның кешеләргә дәва булуын раслаган бик күп мисалларны китерергә мөмкин. Әйтик, Стэнфорд университеты докторы Фредерик Лускин үзенең тикшерүләре белән гафу итә алу пациентларның гомуми сәламәтлеген ныгытканны раслады. Даими стресс аркасында барлыкка килгән гипертония, ашказаны авыруларын вакытында гафу итә, кичерә белү дәваларга булыша. Коръән безгә: "берәү хаксыз золымга сабыр итсә, һәм залимне гафу да итсә, бу эш, ягъни үч алмыйча сабыр итү һәм Аллаһ ризасы өчен гафу итү, бик зур саваблы вә бик зур файдалы эштер", - дип докторлар ачыш ясаганчы ук киңәш итте.

Коръән, Аллаһы Тәгалә сүзе буларак, рухи гына түгел, ә тән авыруларыннан да иң яхшы "дару". Бүгенге көндә бик күп тикшеренүләр Коръән уку һәм аны тыңлау шифа икәнне раслады.  Американың Флорида штаты клиникасы табиблары һәм доктор Әхмәт әл-Кадый үзләренең тикшеренүләре турында Истанбулда уздырылган Халыкара ислам медицинасы форумында сөйләгәннәр иде. Эксперимент вакытында сүрәләрне тыңлау йөрәк-кан тамырлары һәм нерв системасы эшчәнлегенә уңай тәэсир иткәне күренгән. Сүрәләрне аңлап тыңлаганда  бу уңай тәэсир тагын да нәтиҗәлерәк булган. Шуны да әйтергә кирәк, экпериментта мөселман булмаган кешеләр дә катнашкан.

Бүгенге заман фәне  Коръәндә язылганнар белән азрак бәхәсләшә. Шул исәптән медицина да. Чөнки тирә-юнебезне танып белү өчен мөмкинлекләр арта, нәтиҗәдә “Аллаһ сүзе” белән дискуссиягә керү өчен сәбәпләр дә азая бара. Шулай да без Коръәннең "медицина энциклопедиясе" түгеллеген аңлыйбыз, чынлыкта ул тормышыбыз өчен бетмәс дәва-шифа табу чыганагы һәм Аллаһның зур бүләге –рухи, физик сәламәтлекне саклау өчен изге кулланма икәнен истән чыгармыйк.

Әлеге төшенчәләрне аңлау максатыннан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте "Коръән елы" уңаеннан медицина белгечләре һәм дин әһелләре белән берлектә "Коръән һәм сәламәтлек" дип аталган "түгәрәк өстәл" уздырырга әзерләнә. Табиблардан һәм дин әһелләреннән әлеге чарага карата тәкъдимнәрен көтеп калабыз, аларны чарада катнашырга чакырабыз. 

 

 

Башка журналлар

Рәфыйк Мөхәммәтшин: “Яшьләрнең эктремистик агымнарга иярүе – яшьлек максимализмы чагылышы”

шьләрнең эктремистик агымнарга иярүе – яшьлек максимализмы чагылышы. Бүген КФУда уздырылган “Яшьләр...

19 июль 2016 ел 14:47

Ришат Курамшинның дини хикәяләре бер китапка тупланып чыкты

Кукмара мәдрәсәсе мөдире, дини матбугатта актив авторларның берсе Ришат хәзрәт Курамшин төрле...

18 июль 2016 ел 17:14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана