Гыйлем туплау юлында

16 март 2012 ел 13:00

Аллаһы Тәгаләдән пәйгамбәребез Мөхәммәткә (сгв) иңгән иң беренче сүз – “Укы!” дигән сүз булган. Шул вакыттан башлап, дин аерым бер кешеләргә генә түгел, ә бар халыкка да ирешә, чөнки пәйгамбәребез (сгв) бу боерыкны барлык кешеләргә дә тарата. Шулай итеп, дин гыйлемен теләгән һәр кеше өйрәнә башлый. Ләкин аны өйрәнү өчен кешенең дөнья һәм чынбарлык төзелеше, әйләнә-тирә турында белем дәрәҗәсе киң булырга тиеш. Коръәни-Кәримнең бер генә аятен аңлар өчен генә дә берничә фән нигезләрен өйрәнергә кирәк. Мәсәлән, аятьтә йолдызлар һәм планеталар турында сүз барган очракта – астрономия, кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләре турында сүз барганда – социология, элек булган вакыйгалар турында сөйләнгәндә – тарих фәне нигезләрен белү таләп ителә.

Шуңа да, Коръәндә телгә алынган “укы” сүзе киң мәгънәсендә изге Китапны уку гына түгел, ә гомумән, белем алу турында. Моңа мисал итеп пәйгамбәребез Мөхәммәднең (сгв): “Кытайга барып булса да белем алыгыз”, – дигән хәдисен китерергә мөмкин.

“Әмма кичләрдә озын вакыт кыямдә торып, сәҗдә кылып Аллаһка гына коллык кылган мөэмин, ул ахирәт газабыннан куркып Раббысының рәхмәтен өмет итәдер. Шул мөэмин кяфер яки мөшрик монафикъ белән бертигез булырмы? Әлбәттә, һич бертигез булмас! Кешеләргә әйт: "Батыйлны белеп батыйлдан ерак булган, хакны белеп хак тарафында сабит булган хак мөэминнәр, батыйлны да, хакны да белмичә адашып йөргән сукырлар белән бертигез булырлармы? Хакны батыйлдан аеру хакында саф гакыллы кешеләр генә вәгазьләнерләр һәм батыйлдан бизеп хакны кабул итәрләр", – диелә “әз-Зүмәр (Халык төркеме)” сүрәсенең 9 нчы аятендә. Коръәндә галимнәргә бөек дәрәҗә бирелгән. Алар үзләренең белемнәре аркасында башкалардан өстенрәк тора. “Укы!” боерыгы барлык кешеләргә дә кагыла – картларга да, яшьләргә дә, байларга да, фәкыйрьләргә дә. Пәйгамбәребез (сгв): “Бишектән алып ләхеткәчә гыйлем алыгыз”, – дип әйткән. Тормышны өйрәнү, кызыксыну, белемгә омтылу – һәр мөселман кешесенең бурычы.

Бүгенге көндә нәтиҗәле эшләүче мәгариф системасы белем алуның нигезе булып тора. Татарстанның мөселман мәгарифе системасы, үз эшчәнлеген яхшырту максатыннан, күп кенә үзгәрешләр кичерде. Яхшы нигез булып бердәм шәригать белеме бирү системасы төзелеше тора. Мөселман мәгарифе өчен бердәм программа булдыру – бу әлеге өлкәдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте ясаган мөһим адымнарның берсе. Бу программа өч баскычтан тора: мәчет каршындагы курслар; белем бирү вакыты ике елдан биш елга кадәр булган мәдрәсәләр һәм университет.

Уку-укыту эшен расланган бердәм программалар буенча алып бару – бүгенге көндә бик тә әһәмиятле. Укыту процессын  унификацияләү (бер стандартка китерү) – булачак дин әһелләре тәрбияләүнең сыйфатын күтәрүдә мөһим адым. Бу мәгариф структурасының барлык дәрәҗәләрендә дә уку-укыту бүлекләренең актив эшләвен һәм шулай ук Диния нәзарәте тарафыннан финанс ярдәме күрсәтелүне таләп итә. Якын арада мәдрәсәләр финанслана башлар, дип уйлыйбыз. Татарстан тарихында моның күзәтелгәне юк иде әле.

Үзәкләшкән дини оешма –

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,

мөфти                                                                                                                                                                               Илдус хәзрәт ФӘИЗ

Башка журналлар

Ана филне чакырмыйк...

13 декабрь 2016 ел 16:06

Мәүлид

06 декабрь 2016 ел 10:43

Мәүлид мөбәрәк булсын!

06 декабрь 2016 ел 09:20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана