Бисмилләһ!

13 гыйнвар 2012 ел 15:06

«Бисмилләһ» – “Аллаһы Тәгалә хакына” дигәнне аңлата. Бу сүзләр белән мөселман кешесе һәр эшен башлый. Ислам дине турында белемнәре сай булган кешеләр бу сүзләр бары тик дин әһелләре тарафыннан вәгазь сөйләр алдыннан гына әйтелә торгандыр дип уйлый (гәрчә алар аны үзләре йокыга китәр алдыннан, сүзләрнең тирән мәгънәсенә төшенмичә әйтсәләр дә). “Бисмилләһ” сүзе турында уйлана башласак, безгә ислам диненең төп асылы – Аллаһы Тәгалә белән бәйләнеш ачылачак. Моның асылы нәрсәдә соң?

         “Аллаһы Тәгалә хакына” яки “Аллаһы Тәгаләнең исеме белән”. Гарәп телендә исә христианнар, мөселманнар яки башка берәр динне тотучылар үзләре табынган бердәнбер Илаһи көчне “Аллаһ” дип атый. Аллаһ – дөньяны барлыкка китерүче бердәнбер Илаһи көч. Мөселманнар бу турыда онытырга тиеш түгел. Дөньядагы һәрбер кешене Аллаһы Тәгалә яраткан һәм дөньяга китергән, димәк, Аллаһы Тәгалә тудырган һәрбер зат мөселманнар тарафыннан ихтирамга лаек.

         Аллаһы Тәгалә исеме белән, Аңа ышанып, без эшләребезне башлыйбыз. Без җаваплылыкны Аңа кайтарып калдырмыйбыз, киресенчә,  ислам динен сайлап, эшләребезне мөселманнарга тиеш булганча башкаруны үзебезгә бурыч итеп куябыз.

Тормышта һәрвакытта да уйлап эш итү мөһим. Гадәти эшләрне башкарганда уйлап эш итү читенрәк. Без, гадәтләнгәнчә, “бисмилләһ” дибез икән, димәк, бу сүзләр белән өстебезгә алынган җаваплылык турында онытабыз. Бу сүзләр Аллаһы Тәгалә каршында эчкерсез булырга бирелгән ант кебек. Һәм бу – дөньяда да, ахирәттә дә уңышка китерә. Сүзләр изге була алмый, аларны аңлау һәм изгелек хисен тою гына безне уңышлы итә алачак. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай ди: “Ий сез мөэминнәр, антыгызны бозып, бөтен көчен куеп йоннан эрләгән яхшы җепләрен сүтеп, өзгәләп яраксыз иткән юләр хатын кебек булмагыз! Сез үзара хәйлә өчен ант итсәгез, әгәр үзегез башкалардан аз булсагыз, “сугышмыйбыз” дип ант итсәгез, күбәйсәгез, шул антыгызны бозып сугыша башлыйсыз. Тәхкыйк, Аллаһ сезне ант итүләрегез белән сыныйдыр. Аллаһ хөкемнәренә хилаф эшләрегезне Кыямәт көнендә, әлбәттә, Аллаһ, үзегезгә белдерер һәм хөкем итәр” (“Нәхел (Умарта кортлары)” сүрәсе, 92 нче аять).

Һәрбер әйтелгән сүзне, ниятне  аңлау һәм алар өчен җаваплылык хисен сизү генә мөселман кешесен бизи. Бу турыда Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә пәйгамбәребез Мөхәммәт (гсв) сүзләре белән болай ди: “Син аларга әйт: "Әгәр Аллаһ кушмаса вә теләмәсә, мин сезгә Коръәнне укымас идем һәм аның хөкемнәрен сезгә өйрәтмәс идем. Тәхкыйк, пәйгамбәр булганчы, мин сезнең арагызда кырык ел тордым. Аллаһ кушмагач, ул дәвердә мин сезгә һичнәрсә укымадым, шуны фикерләп карамыйсызмы?" (“Юныс” сүрәсе, 16 нчы аять).

Билгеле булганча, пәйгамбәребез Мөхәммәт (сгв), аңа Коръән иңдерелгәнче үк, Бердәнбер Аллаһка табынган. Ул башкалардан үзенең кешелеклелек сыйфатлары белән аерылып торган. Эчкерсезлек, үз сүзләрең өчен җаваплылык, ваемсыз булмау кебек сыйфатлар барыбызга да кешеләр арасында танылуга, шул исәптән, уңышларга ирешүгә китерер. Ә ул уңышларның иң зурысы – ахирәттә. Әмин.

Үзәкләшкән дини оешма –

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,

мөфти Илдус хәзрәт ФӘИЗ

 

Башка журналлар

Ана филне чакырмыйк...

13 декабрь 2016 ел 16:06

Мәүлид

06 декабрь 2016 ел 10:43

Мәүлид мөбәрәк булсын!

06 декабрь 2016 ел 09:20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана