Габденнасыйр хәзрәт

26 ноябрь 2011 ел 15:45

Әминов Габденнасыйр (ахун, дәмулла Габденнасыйр бине Мөхәммәдәмин әл-Буави) (1806–1886) – танылган дин һәм жәмәгать эшлеклесе, педагог. Ул 1806 елны дин әһелләре гаиләсендә дөньяга килә. Иң әүвәл Якуб бине Яхъя әл-Бәрәскәви мәдрәсәсендә укый. Аннан соң, озак еллар дәвамында Бохарада Габделмөэмин бине Үзбәк әл-Бохари, Ходайбирде әл-Байсуни, Салих бине Надир әл-Хөҗәнди һәм башка галимнәрдән тирән дини белем ала.

1852 еллар тирәсендә Буа шәһәренә имам-хатыйб, мөдәррис итеп билгеләнә. Биредә ул халыкны уку-укыту, вәгазьләү, аларны әхлакый яктан тәрбияләү өчен зур көчен куя. Аның тырышлыгы белән Буа мәдрәсәсе даны тирә-якларга тарала. Ул Сембер губерниясенең иң зур уку йортларының берсенә әверелә.

Габденнасыйр хәзрәт турында Ризаэддин Фәхреддин болай дип яза: “Габденнасыйр әл-Буави зирәк һәм тәкъва кеше иде. Фәкыйрьлек белән укып, үзенең тырышлыгы белән мөһим булган гыйлемнәрне алды. Шиһабетдин әл-Мәрҗани берлә икесе тәрикать зикере кылсалар да, гомерләрен гыйлем таратуга һәм укытуга сарыф иттеләр, мөрид тәрбия кылып шөгыльләнмәделәр”. (“Асар”, 4 т., 137 б.).

Шиһабетдин Мәрҗани аның турында болай ди: “Халык белән аралашуы аз иде, дан һәм кадер-хөрмәт күрү белән гомер кичерде. Әйләнә-тирәдә булган галимнәрнең мәшһүрләреннән иде”. (“Мөстәфадел-әхбар фи әхвале Казан вә Болгар”, 2 т., 283 б.).

Габденнасыйр хәзрәтнең гаиләсе дә шактый ишле була. Ул тормыш иптәше белән җиде кыз һәм ике ул үстерә. Зөһрә исемле кызы Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләрендә кияүдә була, Илһаҗир исемле икенче кызы Нургали Хәсән әл-Буавига кияүгә чыга.

Габденнасыйр хәзрәт 1886 елның 29 мартында 80 яшендә вафат була. Аның җеназасын Фәхреддин Мостаев укый. Танылган хәзрәт Буа шәһәрендәге татар зиратына җирләнә. Үзенең дәвамчысы булып калган улы, галим Гыйнатулы да озак яшәми, вафат була. Аның изге эшен бүтәннәр дәвам итә...

Рәшид МАЛИКОВ,

Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге

Тарих институты аспиранты

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

 

Башка журналлар

Рәфыйк Мөхәммәтшин: “Яшьләрнең эктремистик агымнарга иярүе – яшьлек максимализмы чагылышы”

шьләрнең эктремистик агымнарга иярүе – яшьлек максимализмы чагылышы. Бүген КФУда уздырылган “Яшьләр...

19 июль 2016 ел 14:47

Ришат Курамшинның дини хикәяләре бер китапка тупланып чыкты

Кукмара мәдрәсәсе мөдире, дини матбугатта актив авторларның берсе Ришат хәзрәт Курамшин төрле...

18 июль 2016 ел 17:14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана