Корбан бәйрәмен ничек уздырдыгыз?

11 ноябрь 2011 ел 18:04

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фондыннан Альбина САБИРОВА:

– Алабуга шәhәренең ит комбинатында унике сыер чалынды. Корбан ите дини уку йортларына бирелде, мохтаҗларга өләшенде.

         10 ноябрь көнне Казан педагогика көллиятендә студентлар hәм мөгаллимнәр катнашында йөз кешелек зур корбан ашы уздырылды. Мәҗлес барышында «Зәкят» хәйрия фонды җитәкчесе Рөстәм хәзрәт Ясәвиев яшьләргә вәгазь-нәсихәт сөйләде, изге теләкләрен җиткерде.

         Шулай ук, 11 ноябрьдә «Зәкят» хәйрия фонды Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсә белән берлектә мәҗлес уздырырга ниятли. Әлеге корбан ашына мәдрәсәдә укучы шәкертләр, мөгаллимнәр, өлкән яшьтәге хәзрәтләр, күрмәүче инвалидлар чакырылган. Чараны уздыруда зур ярдәм иткәне өчен ҖЧҖ – «Ак-барс» кошчылык комплексына «Зәкят» фонды зур рәхмәтен белдерә.

         Бу чаралар, hичшиксез, Корбан бәйрәме традицияләрен саклап калуда hәм яшьләребезгә рухи тәрбия бирүдә зур өлеш кертер.

 

Мансур МОРТАЗИН, “Шәһри Казан” газетасының баш мөхәррире:

6 нчы ноябрь көнне иртән иртүк мәчеткә бардым. Мин үзебезнең өй янындагы “Казан нуры” мәчетенә йөрим. Гает укып кайткач, гаиләм белән утырып чәй эчтек. Якшәмбе көнне корбан чалу мөмкинлегебез булмады, әлеге гамәлне 7 нче ноябрьдә башкардык. Моннан соң ел саен корбан чалырга ниятләп торам.

Нияз САБИРҖАНОВ сорашты

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана