Хәерле хаҗ сәфәрләре булсын!

28 октябрь 2011 ел 14:04

Соңгы елларда күпләр үзләренең тормышлары турында җитди уйлана башлады. Без үткәнебезне һәм бүгенге көнебезне өр-яңадан аңларга өйрәнәбез. Вакыт узган саен рухи асылыбыз, башлангыч халәтебез турында уйланабыз. Рухи азык эзләп, тирә-юнебезгә яңача карый башлыйбыз. Әле күптән түгел генә зурлап Ураза гаетен үткәргән идек, инде хаҗ кылу вакытына да кердек. Миллионлаган хаҗилар, рухи яктан чисталыкка ирешү нияте һәм үзләренең асылларына, башлангыч халәтләренә кайту теләге белән Мәккәгә юл тотты. Менә ни өчен елдан-ел Изге Кәгъбәтуллага баручылар саны арта бара: алар анда Аллаһы Тәгаләнең ярлыкавына һәм рәхим-шәфкатенә ирешү өчен юнәлә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) бер хәдисендә хаҗ кылып кайтучылар турында болай ди: “Хаҗ кылып кайткан кеше хаҗ вакытында буш, бозык сүзләр сөйләмәсә һәм бозыклыклар кылмаса, ул яңа туган сабый бала кебек, гөнаһларыннан арынып, пакьләнеп, чистарынып калыр”. Хаҗ иманыбызны ныгыта, мөселманнарны изге гамәлләр кылырга өнди, ихласлылыкка чакыра. Кайвакыт, хаҗиларның изге гамәл кылуларын күреп, кешеләрнең шулкадәр кыска вакыт эчендә үзгәрә алуларына гаҗәпләнәсең, сокланасың.

Шунысын да онытырга ярамый: хаҗ сәфәре – чит илгә чыга торган гади-гадәти генә сәфәр түгел, иң беренче чиратта, ул – зур җаваплылык, рухи яктан ачылу һәм үз өстеңдә эшләү. Җиңел булмаячак: сынаулар, күңел аздыручы нәрсәләр дә булуы ихтимал. Юлдагы авырлыкларны һәм кыенлыкларны үтеп кенә, күңелегезнең чистарынуына ирешә алачаксыз. Аллаһка чын күңелдән бирелеп, аның рәхим-шәфкатенә өмет итәргә кирәк. Күпләр өчен иманнарының ныклыгын сынау һәм тормышларының асыл кыйммәтләрен аңлау өчен дә яхшы мәктәп булыр бу. Ислам диненең фарыз гамәлен үтәргә алынучыларга хәерле сәфәрләр теләп калабыз. Республикабызга исән-имин әйләнеп кайтып, яңа көч белән динебезне тарату насыйп булса иде.

Үзәкләшкән дини оешма –

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,

мөфти Илдус хәзрәт ФӘИЗ

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана