Татарстанда Динара хезмәттәшлек ассоциациясе төзү тәкъдим ителде

28 сентябрь 2011 ел 09:21

20 сентябрьдә республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында “Яшьләр арасында экстремизмны кисәтү чарасы буларак дини оешмаларның хезмәттәшлеге” дигән темага узган “түгәрәк өстәл” барышында шундый тәкъдим җиткерелде.

Очрашуда ТР Президентының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе, Татарстанның төп конфессияләре, республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы вәкилләре катнашты.

ТР Президентының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Марат Гатин чараның башында хәбәр иткәнчә, әлеге түгәрәк өстәл “Экстремизмга юл юк” дип исемләнгән айлык кысаларында уза. “Без Татарстандагы төрле оешмаларда яшьләр белән эшләүнең ни рәвешле алып барылуы турында сөйләшергә һәм тәҗрибә уртаклашырга телибез”, – диде ул. “Түгәрәк өстәл”дә катнашучылар Татарстанда динара диалог, массакүләм мәгълүмат чараларында этноконфессиональ проблемалар, конфессияара хезмәттәшлектә чит ил тәҗрибәсе һәм социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыру максатларында конфессияара хезмәттәшлеккә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышты.

Россия православие чиркәвенең Казан епархиясе яшьләр бүлеге җитәкчесе Александр Хохлов үз чыгышында ассызыклап үткәнчә, динара диалог хакында сөйләгәндә дини тәгълимат хакындагы искәртмәләрдән аңлы рәвештә качарга кирәк. “Диалогны социаль һәм гуманитар проблемаларны хәл итү нигезендә кору зарур”, – дип билгеләп үтте А.Хохлов.

Россия ислам университетының табигый-гуманитар фәннәр кафедрасы өлкән укытучысы Марат Сәлахов, үз чиратында, төрле социаль проектларның төрле дин вәкилләрен берләштерүен билгеләп үтте. “Безнең диннәр Хак Тәгаләне төрлечә аңлый, әмма тынычлык һәм яхшылык дине барыбыз өчен дә бер”, – диде Марат Сәлахов.

Ул Динара хезмәттәшлек ассоциациясе төзү идеясен җиткерде.
Шундый ассоциация булдыру ниятен “түгәрәк өстәл”дә катнашкан башка конфессия вәкилләре дә хуплады.

“Без, “түгәрәк өстәл”дә катнашучылар, фикер алышулар барышында иҗтимагый берләшмә төзү турында уртак фикергә килдек. Әлеге берләшмәнең шигаре түбәндәгечә булырга мөмкин: “Безнең диннәр Ходайны төрлечә аңлый, әмма яхшылык дине барыбыз өчен дә бер”, – дигән фикерне җиткерде очрашуда катнашучылар чара ахырында. “Әлеге инициатива хупланыр дип уйлыйм», – диде Марат Гатин.

Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы башлыгы урынбасары Нурия Беломоина этноконфессиональ тематиканы яктыртуда Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларының эшчәнлеге хакында сөйләде. Ул үзенең чыгышында этноконфессиональ тематикага барлык мәгълүмат чаралары да мөрәҗәгать итүен билгеләп үтте.

Нурия Беломоина 2005 елдан бирле Төбәк һәм милли гаммәви мәгълүмат чаралары конгрессы үткәрелүен ассызыклап узды. Әлеге форумда катнашучылар Россия, БДБ илләрендә төбәк һәм милли гаммәви мәгълүмат чараларының хәзерге торышы һәм үсеш перспективалары хакында фикер алыша, үзара тәҗрибә уртаклаша.

“Түгәрәк өстәл”не оештыручылар мондый очрашуларның алга таба да узачагын билгеләп үтте, – дип яза tatar-inform.ru сайты.

Алия ҖАМАЛИЕВА

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана