"СӨЮЧЕЛӘР ФИДА КЫЛА" ТЕЛЕМАРАФОНЫНДА КАТНАШ : 7715 номерына "ЗАКЯТ" сүзен язып SMS җибәр

25 сентябрь 2014 ел 16:15

4 октябрьдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте "Яңа гасыр” телеканалы белән берлектә инвалид ятимнәрне тернәкләндерү приютын  булдыру максатыннан "Сөючеләр фида кыла" телемарафонын уздыра. Әлеге хәйрия телемарафоны 4 октябрьдә көн дәвамында бара. Бу хакта 25 сентябрьдә ТР МДНнең Лаешта узган пленумында мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр сөйләде.

“Марафонда катнашу өчен 7715 номерына "ЗАКЯТ" сүзен язып SMS җибәрергә кирәк һәм телефон счётыннан инвалид ятим балалар өчен тернәкләндерү үзәге счетына 45 сумга якын акча алыначак (төгәл сумма операторга бәйле). Садака бирергә теләвегезне раслауны сорап, җавап SMS киләчәк. Бу бик мөһим: раслаусыз акчаларыгыз балаларга барып җитмәячәк. Әгәр сез зуррак сумманы күчерергә теләсәгез, "ЗАКЯТ" сүзеннән соң буш ара (пробел) калдырып, күчерергә теләгән суммагызны языгыз. Иң мөһиме – расларга  онытмагыз. Шулай итеп, 7715 номерына "ЗАКЯТ" сүзе белән SMS яки "ЗАКЯТ" + буш ара (пробел) һәм сез күчерергә теләгән сумманы язып SMS җибәрергә кирәк”,- дип аңлатты ул. Аллаһы Тәгалә садакаларыгызны кабул итсен һәм безгә – ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышып торырга һәрвакыт мөмкинлек биреп торсын. 

Узган ел үткәрелгән телемарофон нәтиҗәсендә Теләче районында ике бина алынды, үзәкне оештыру эшләре җайга салынды. Хәзерге вакытта биналарны әнисез, әтисез, аның өстенә сәламәтлекләре начар булган  балаларны кабул итәрлек дәрәҗәгә җиткерү сорала.  Биналарга ремонт ясарга, авыру балалар өчен махсус медицина җиһазлары алырга, үзәкнең тирә-юнендәге җирлекне тәртипкә китерергә, шулай ук балаларны кирәкле урыннарга йөртү өчен микроавтобус алырга кирәк. "Әгәр без барчабыз бер булып көчебезне тупласак, әлеге мөһим үзәкне булдыру ниятен дә тормышка ашыра алырбыз, - дие Рөстәм хәзрәт. 

Башка журналлар

Ана филне чакырмыйк...

13 декабрь 2016 ел 16:06

Мәүлид

06 декабрь 2016 ел 10:43

Мәүлид мөбәрәк булсын!

06 декабрь 2016 ел 09:20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана