Изге Рамазан аеның беренче көнендә үк Чүпрәле мөселман яшьләре ифтар мәҗлесе үткәрергә теләк белдерде.
Ифтар ашлары Иске Чүпрәле авылы мәчетендә һәм район үзәгендә «Савап-кебаб» кафесында узды. Чара Чүпрәле районы мөхтәсибәте ярдәмендә эшмәкәрләр белән берлектә оештырылды. Анда Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мөхтәсибәтнең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Илмир Измайлов, Чүпрәле районы имам-мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов, шулай ук Мордовиядән килгән кунаклар – эшмәкәрләр катнашты.
Чүпрәле яшьләре ифтар ашына урамда зур казаннар асып пылау пешерделәр, самоварлар белән чәйләр кайнаттылар, тәм-томнар тәкъдим иттеләр.