Буаның "Әбү Хәнифә" мәчетенә балалар ифтарга җыелды

19 апрель 2021 ел 09:20
Буаның "Әбү Хәнифә" мәчетенә балалар ифтарга җыелды

17 апрель көнне Буаның "Әбү Хәнифә" мәчетендә балалар өчен ифтар мәҗлесе булып узды.

Ифтарга мәхәллә балалары, мәчеттә укып йөрүче шәкертләрнең оныклары килгән иде. Ахшам намазына хәтле мәчет имамы Шамил хәзрәт Вәлиуллин шәкертләргә сораулар биреп ислам динен ни дәрәҗәдә белүләре белән танышты, хәзрәт балаларга үзенең киңәшләрен бирде. Ахшам намазына азан әйткәннән соң балалар намаз укып әзерләнгән мул табынга рәхим иттеләр. Балалар бу чарадан үзләре өчен күп үңай кичерешләр алдылар. Соңыннан, әзерләнгән пакет бүләкләр белән сабыйлар шатланып өйләренә таралдылар. Бу ифтар мәҗлесенә өлеш керткән игәнәчеләргә Раббыбызның рәхмәтләре ирешсен.  

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4

Соңгы яңалыклар

Чистай районы Кызыл Ялан авылында корбан ашы узды

Әбубәкер хәзрәт "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында вәгазь сөйләде.

11 сентябрь 2017 ел 10:05

Тәтеш мөхтәсибәтендә - корбан ашлары

Әлеге чара авыл халкы өчен оештырылды.

11 сентябрь 2017 ел 09:47

Балаларга вәгазь сөйләделәр

Вәгазьне Ирек хәзрәт Сәләхиев сөйләде.

11 сентябрь 2017 ел 09:16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы