Буада "Иманлы кыз" җәйге сәламәтләндерү чарасы оештырылды

16 июль 2021 ел 09:41
Буада "Иманлы кыз" җәйге сәламәтләндерү чарасы оештырылды

Буа шәһәренең "Әбү Хәнифә" мәчетендә мәктәп яшендәге балалар өчен “Иманлы кыз” дип исемләнгән җәйге сәламәтләндерү чарасы оештырылды. Ул 5нче июльдән 11нче июльгә кадәр дәвам итте. Иртәнге сәгать 8.30дан 13.30гә кадәр кызлар ял итү белән беррәттән дини гыйлем алдылар. Көндә төрле темага вәгазь тыңладылар. Пәйгамбәрләрнең тарихы белән таныштылар. Дини белемнәренә карап, төркемнәргә бүленеп, кайсы хәреф өйрәнде, кайсы аларны тоташтырып укыды, Коръәнне укучылар һәм күңелдән тапшыручылар да булды. Ислам дине кануннары буенча пакьләнергә дә өйрәнделәр: тәһарәт, госелне үзләштерделәр. Атна ахырында узган темалар буенча викторина оештырылды. Һәр балага сорау бирелде, бүләк белән шатландырылды. Шулай ук иң тырыш шәкертләр дә үз төркем мөгаллимәсе белән билгеләп үтелде. Татлы күчтәнәч тапшырылды.

Ике мәртәбә кайнар ризык белән туклану оештырылды. Иртән чәй белән кайнар камыр ризыгы булса, өйләдә аш яки берәр икенче ризык әзерләнде. Помидор, кыяр туралып куелды. Алларыннан конфет, печенье өзелмәде. Көн дә җиләк-җимеш бирелде. Балаларга ашату бик ошады.

Саубуллашу мизгелләре дә килеп җиткәч, алдагы тормышка бераз үгет-нәсихәт биреп, санаулы гомеребез намазсыз үтмәсен дип иманлы кызларга намазлыклар бүләк ителде.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана