Татарстан мөфтие “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме утырышы эшендә катнашты

19 май 2023 ел 11:17
Татарстан мөфтие “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме утырышы эшендә катнашты

Бүген, 19 майда, Казан шәһәрендә “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме утырышы ачылды, ул “Россия – Ислам дөньясы: диннәр арасындагы хезмәттәшлекнең нигезе буларак традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр” дип исемләнгән тема астында үтте. Төркем утырышы “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” 2023 Халыкара икътисадый форумы көннәрендә уздырылды.

Әлеге утырыш Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башкаруында Коръән аятьләре уку белән башланып китте. Җыелыш төрле мөселман илләреннән килгән дин, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашында “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме рәисе, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә үтте. Россиядән шәрәфле кунаклар арасында – Мәскәү һәм бөтен Россия Патриархы Кирилл, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Федерациясе тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Богданов, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россиянең Баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин, Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, Россия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, Россия мөселманнарының Дини җыены башлыгы, Мәскәү шәһәре һәм “Мәскәү мөфтияте” Үзәк төбәге мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, Чувашия Республикасы мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Россия төбәкләре башлыклары һәм башка күренекле дәүләт хакимияте вәкилләре, дин, җәмәгать һәм фән эшлеклеләре.

Төркем утырышы көн тәртибендә – Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзалары булган дәүләтләрнең динара багланышлары торышы һәм мөмкинлекләренә бәйле проблемаларның күптөрлелеге. Аерым игътибар үзәгендә – уртак рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм үстерү, Россия һәм мөселман илләре халыкларының тарихи, мәдәни һәм цивилизацияле мирасын саклау мәсьәләләре.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана