Kazanforum-да “Хәләл” стандарты буенча Комитеты FAMBRAS HALAL белән меморандум имзалады

23 май 2023 ел 13:16
Kazanforum-да “Хәләл” стандарты буенча Комитеты FAMBRAS HALAL белән меморандум имзалады

“Россия – ислам дөньясы: KazanForum” Халыкара икътисади форумы мәйданчыгында Татарстан мөфтиятенең “Хәләл” стандарты буенча комитеты FAMBRAS HALAL оешмасы белән меморандум имзалады. Килешүне имзалауда “Хәләл” стандарты буенча Комитет җитәкчесе Габбас хәзрәт Шляпошников һәм FAMBRAS HALAL компаниясе башкарма директоры Бассим Али әл-Загхби катнашты.

Бассим Али әл-Загхби ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл» стандарты комитетына хәләл индустрияне үстерү һәм халыкара сертификацияләү эшендә ярдәм итәргә әзерлеген белдерде.

FAMBRAS HALAL Латин Америкасында хәләл продуктларны һәм хезмәтләрне сертификацияләү буенча иң зур оешма һәм Бразилиядә хәләл системаны кертүдә беренче башлап җибәрүче булып тора. FAMBRAS HALAL штаб-фатиры Сан-Паулуда, Бразилиядә урнашкан, Колумбия һәм Парагвайда да филиаллары бар. Компания продукцияне дөньяның 185 иленә, шул исәптән Россия Федерациясенә чыгара.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана