Татарстанда Пәйгамбәр ﷺ һәм аның сәхабәләрене ядкәрләре экспозициясе үз эшен тәмамлады. Аны “Кол Шәриф”тән мөфти, имамнар, шәкертләр озатты

24 май 2023 ел 14:51
Татарстанда Пәйгамбәр ﷺ һәм аның сәхабәләрене ядкәрләре экспозициясе үз эшен тәмамлады. Аны “Кол Шәриф”тән мөфти, имамнар, шәкертләр озатты

Бүген, зөлкагъдә аеның 4 нче көнендә (24 нче майда), Казанның “Кол Шәриф” мәчетендә Пәйгамбәр ﷺ һәм аның сәхабәләренең ядкәрләрен озату тантанасы үтте. Уникаль экспонатлар күргәзмәсе Татарстанда үз эшен тәмамлады һәм Дагыстанга кайтып китте. Экспозицияне озатып җибәрер алдыннан, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин бу ядкәрләрне Татарстанга алып килгән һәм карап тоткан тугандаш республика делегациясе белән очрашты. Ул Татарстанда күргәзмә оештыру өчен Дагыстан мөфтие Әхмәт әфәнде җибәргән команда әгъзаларына рәхмәт белдерде. Аерым алганда, Камил хәзрәт экспозициянең татарстанлыларда Аллаһ Илчесе ﷺ шәхесенә һәм аның сөннәтенә карата зур кызыксыну уятуын, Аллаһы Тәгаләнең Татарстанга бәрәкәт бирүе өчен сәбәп булуын, җәмгыятьтә ислам кыйммәтләрен ныгытуын билгеләп үтте.

– Кояш чыкты икән, димәк, көн туды. Һәм киресенчә: әгәр кояш юк икән, көн дә тумый. Әгәр сез Пәйгамбәрнең ﷺ сөннәтенә иярәсез икән, димәк, сез Аллаһны яратасыз. Иярмисез икән, димәк, Аллаһны яратуыгыз турында турында сүзләр буш булып чыга, — дип, мөфти күргәзмәне озатырга җыелучыларга нәсыйхатен җиткерде, һәм кешеләрнең экспозициягә андагы әйберләргә гыйбадәт кылу өчен түгел, ә кешеләрдән иң яхшысы булган Аллаһ Илчесенә ﷺ булган яратулары аркасында килүен ассызыклады. — Ул күрде, тотып карады, кешеләрдән иң яхшысы булган кешене ﷺ искә төшерде.

Камил хәзрәт шулай ук, кешеләрнең, Пәйгамбәрне ﷺ искә алып, үз әдәп һәм әхлакларын камилләштерергә омтылуына өмет белдерде. “Без кешеләрнең елаганын, шатланганын, рәхмәт әйткәнен күрдек. Бу Дагыстан халкының татар халкына бәһасез бүләге. Безнең тарихи элемтәләр һәрвакыт тыгыз булды. Кардәшләр арасындагы бу элемтәләр елдан-ел ныгыр дип өметләнәбез”, – диде мөфти.

Дагыстан мөфтие урынбасары Мөхәммәдрәсүл хаҗи Саадуев җавап итеп татарстанлыларга, аерым алганда Татарстан мөфтиятенә рәхмәт әйтте, һәм күргәзмәне оештыруны югары бәяләде. 

Чыгышлардан соң Казан шәкертләренә һәм имамнарга мактаулы миссия йөкләнде – алар, салаватлар һәм тәкбирләр әйтеп, ядкәрләрне машиналарга урнаштырганнан соң, колонна аэропортка юнәлде.

Татарстан мөфтияте ТР Рәисе Администрациясенә, ТР Мәдәният министрлыгына, “Казан Кремле” музей-тыюлыгына һәм Болгар музей-тыюлыгына, шулай ук башка оештыручыларга күргәзмәне оештырган өчен рәхмәт белдерә.

Белешмә.

Казанда Пәйгамбәр ﷺ һәм аның сәхабәләренең чын ядкәрләре экспозициясе Казан Кремлендә “Кол Шәриф” мәчетендә 22-23нче май көннәрендә эшләде. Аңа кадәр 20-21нче майда уникаль предметлар Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине рәсми рәвештә кабул итү көне уңаеннан Болгарда күрсәтелде. Аларны күрү өчен халык Идел буе төбәге һәм Россиянең төрле почмакларыннан агылды һәм үз чиратын берничә сәгать көтте. Республика мөселманнарының уникаль предметларга карата кызыксынуы бетмәү сәбәпле, оештыручылар, күргәзмәне Казан шәһәрендә “Кол Шәриф” мәчетенә куеп, экспозицияне тагын ике көнгә озайтырга карар кылды. Күргәзмәне караучылар игътибарына Мөхәммәд ﷺ һәм аның гаилә әгъзалары, якыннары – сәхабәләре, дуслары, гаилә әгъзалары белән бәйле 10 предмет тәкъдим ителде. Алар арасында пәйгамбәр Мөхәммәднең ﷺ май касәсе һәм кылычы, сәхабә Билал радыйаллаhу ганhу, пәйгамбәрнең ﷺ хатыны Гайшәнең радыйаллаhу ганhа һәм кызы Фатыйма радыйаллаhу ганhа чүлмәкләре, аның кул тегермәне, Халид бин әл-Вәлид радыйаллаhу ганhуның сәфәрдә йөртә торган фляжкасы һәм көбәсе, Әбү Бәкер әс-Сиддыйк радыйаллаhу ганhу пычагы, Кәгъбәнең кара ташы бар иде. Экспонатлар Дагыстанда мөфти Әхмәд хаҗи Абдуллаевка тапшырылган әманәт булып саклана.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана