Рамзан Кадыйров Камил хәзрәт Сәмигуллинга рәхмәт белдерде

24 май 2023 ел 16:24
Рамзан Кадыйров Камил хәзрәт Сәмигуллинга рәхмәт белдерде

Бүген, зөлкагъдә аеның 4 нче көнендә (24 май), ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә Чечен Республикасы Башлыгының Татарстан Республикасындагы вәкиле Асләмбәк Бердукаев килде. Монда аны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды. Очрашу өчен Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровның мөфти хәзрәткә Рәхмәт хаты җибәрүе сәбәпче булды. Ул мөфтигә рәхмәтен 2022 елда Татарстан Республикасында Чечен мәдәнияте көннәренә багышланган чараларны югары дәрәҗәдә әзерләгән һәм үткәргән өчен белдерде.

Моннан тыш, әңгәмә барышында Камил хәзрәт һәм Асләмбәк Харон улы Казанда узган «Россия — ислам дөньясы: Kazanforum» халыкара икътисади форумы нәтиҗәләре турында фикер алышты. Мөфти кардәш республиканы форумы һәм «Russia Halal Expo» күргәзмәсе эшендә актив катнашырга чакырды. Камил хәзрәт форум мәйданчыкларының чит ил кунакларына Чечен Республикасы казанышларын һәм мәдәниятен күрсәтергә мөмкинлек бирәчәген билгеләп үтте. Чечен экспозициясе, Татарстанныкы белән беррәттән, Россияне ислам дөньясының бер өлеше буларак ныгытырга сәләтле.

Сөйләшүдә аерым игътибар Пәйгамбәр ﷺ һәм аның сәхабәләре ядкәрләре күргәзмәсенә бирелде. Мөфти бүген экспозицияне ничек озатып җибәрүе турында сөйләде, ә Асләмбәк Бердукаев  күргәзмәне оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде.

Камил хәзрәт Асләмбәк Харон улына очрашу истәлеге итеп «Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасының эксклюзив экземплярын бүләк итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана