“ProHalal” мобиль кушымтасы: Нәзарәтнең “Хәләл” стандарты буенча Комитетында хәләл туклануның онлайн-картасын эшләделәр

25 май 2023 ел 09:28
“ProHalal” мобиль кушымтасы: Нәзарәтнең “Хәләл” стандарты буенча Комитетында хәләл туклануның онлайн-картасын эшләделәр

Татарстан мөфтиятенең “Хәләл” стандарты буенча комитетында “ProHalal” мобиль кушымтасы эшләнде. Бу – хәләл җәмәгать туклануы урыннары, хәләл һәм хәрам кушылмалары һәм азык-төлек өстәмәләренең мәгълүмати белешмәлеге. Гади генә әйткәндә, белешмәлек мөселманнарга Татарстандагы күпсанлы хәләл кафе һәм рестораннарны табарга, теге яки бу ашамлыкны, составына карап, куллану-кулланмау турында мөстәкыйль рәвештә карар кабул итәргә ярдәм итәчәк.

Мобиль кушымта сынау рәвешендә эшли, аны ясаучылар кулланучылардан тәкъдимнәр көтә. Кушымтаның сыйфатын яхшырту буенча фикерләрне берничә кыска сорауга җавап биреп юлларга мөмкин. 

Хәзерге вакытта мобиль кушымтаны бары Android операцион системасында эшләүче смартфоннарга гына йөкләп алырга мөмкин. Ул Нәзарәтнең “Хәләл” стандарты буенча Комитет сайтында бирелгән. Кушымтаны урнаштыру өчен сайттагы күрсәтмәләрне үтәргә кирәк. Киләчәктә мобиль версия Google Play һәм RuStore-да чыгачак. Аны (сезнең смартфоннардагы барлык кушымталар кебек үк) гадәти ысул белән йөкләргә һәм яңартып торырга мөмкин булачак. Шулай ук iPhone өчен версия эшләнә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана