РИИда Республикакүләм студентлар конференциясе узды

25 май 2023 ел 14:35
РИИда Республикакүләм студентлар конференциясе узды

Бүген, зөлкагъдә аеның 5нче көнендә (25нче майда), Россия ислам институтында “Хәзерге Россия мөселман яшьләренең бердәмлекне саклауда һәм ватанпәрвәрлекне ныгытудагы роле” дип исемләнгән Республикакүләм студентлар фәнни-гамәли конференциясе узды. Әлеге фәнни форумны Ислам мәдәниятенә, фән һәм мәгарифенә теләктәшлек фонды, Татарстан мөфтияте, Россия ислам институты, Казан ислам университеты оештырды. 

Конференциянең рәсми ачылышында Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, мөфтинең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин, ТР Фәннәр академиясе президенты урынбасары Айнур Тимерханов һәм Академиянең Исламны өйрәнү үзәге директоры Ринат Патеев, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директорының халыкара эшчәнлек буенча директор урынбасары Лилия Иликова катнашты.

Илфар хәзрәт Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән барлык катнашучыларны сәламләп, Коръәннән “Әлү Гыймран” сүрәсенең 103нче аятен һәм тәфсирен китерде. Анда, аерым алганда, “Барыгыз бергә Аллаһның арканына (Китабына һәм диненә) ныклап ябышыгыз” дип әйтелә. “Бу – бөек Раббыбызның әмерләре. Бердәмлек бәһасе ул – Раббыбызга ышану, Аның кушканнарын үтәү һәм бердәм булу. Без барыбыз да бердәмлекнең ни икәнен аңлап, бердәмлектә көч булуын исебездән чыгармыйча, бер-беребезне хөрмәт итеп яшәргә өйрәнсәк иде”, – дип теләкләрен җиткерде ул. 

Рәсми ачылыштан соң студентлар биш секциягә бүленеп эшләде. Фәнни җыен вакытында яшь галим-тикшеренүчеләр Россиядә ислам дин гыйлеме һәм теология: тарих һәм хәзерге вакыт; яшь галимнәрнең теологиягә карашы; туган тел һәм әдәбият; мультиконфессиональ җирлектә чит телләр һәм мәдәниятләр; хәзерге җәмгыятьтә медиа һәм реклама белән бәйле процесслар: аларны өйрәнү алымнары, эволюция, перспективалар хакында фикер алышты. Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, студентларның республикакүләм фәнни-тикшеренү конференциясендә татар телен өйрәнү һәм саклау, татар халык иҗатын өйрәнү, татар дин әһелләре мирасын, вәгазь телен өйрәнү темаларына зур урын бирелде. Шулай ук ислам теологиясенең төрле өлкәләренә караган мәсьәләләр яктыртылды, бүгенге көндә социаль челтәрләр аша ничек дәгъват алып барырга, бүгенге хатын-кызларның проблемалары (хиҗаб, феминизм һ.б.), фикъһ, хәдис белемнәрен, суфичылыкны өйрәнү һ.б. мәсьәләләр алгы планга чыкты.

Быел РИИда студентлар конференциясе тугызынчы тапкыр оештырылды, ел саен ул төрле темалар белән аталып, фәнни-эзләнү эшләренә бәйле актуаль темаларны колачлады. Конференция катнашучылар санының күплеге белән дә аерылып торды: көн дәвамында барлыгы 90нан артык шәкерт чыгыш ясады. Дини вузлардан – РИИ һәм КИУ, БИА, дөньяви вузлардан – Казан федераль университеты, Казан илкүләм тикшеренү технология университеты, Казан дәүләт мәдәният мәдәният институты, урта уку йортларыннан – Татарстанның барлык мәдрәсәләре, Алабуга политехник колледжы, шулай ук Казан, Чаллы шәһәре, Баулы, Ютазы районыннан мәктәп укучылары катнашты. Фәнни мәкаләләр курс эшләрен яклау барышында ачыкланган иң яхшы хезмәтләргә таянып тәкъдим ителде. 

Һәрбер секциядә чыгыш ясаучылар арасыннан иң яхшы доклад иясе билгеләнде, мактау грамотасы тапшырылды һәм Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан дөнья күргән “История ислама в России” китабы тапшырылды. Җиңүчеләр чыгыш ясау осталыгы, теманың актуальлеге, чыгышны тәкъдим итү рәвешеннән чыгып ачыкланды. 

Конференция нәтиҗәләре буенча фәнни җыентык басылып чыгачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана