Мөфти Камил хәзрәт Дагыстанда X Халыкара динара яшьләр форумында катнаша

27 май 2023 ел 15:32
Мөфти Камил хәзрәт Дагыстанда X Халыкара динара яшьләр форумында катнаша

Бу көннәрдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның мәгариф буенча урынбасары Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин - Дагыстан Республикасында сәфәрдә. Биредә 26нчы майдан 30нчы майга кадәр Карабудахкент районында “Кояшлы яр” республикакүләм белем бирү үзәге базасында X Халыкара динара яшьләр форумы уза. Аның эшендә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән яшьләр, танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, фән хезмәткәрләре һәм зыялылар, дин әһелләре, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм геройларның гаиләре катнаша. Программага белгечләр белән очрашулар, тематик семинарлар һәм түгәрәк өстәлләр, спорт ярышлары, бәйгеләр, акцияләр, тренинглар һәм интеллектуаль уеннар кертелгән.

Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Каспийск шәһәре мәчетендә җомга намазы алдыннан вәгазь сөйләде. Ә бүген исә ул Форумны ачу тантанасына кадәр агач утырту буенча экологик акциядә катнашты. Аннары Камил хәзрәт Халыкара динара яшьләр форумының пленар өлешендә чыгыш ясады. Мөфти хәзрәт үзенең сәламләү сүзендә китапларда шундый гыйбарә бар дип искәртте: “Сезнең иң хәерлегез – өлкәннәргә охшаганыгыз, ләкин иң начарыгыз – яшьләргә охшарга тырышучы олы кеше”.

- Тормышның кыска булуын аңлаган яшь кеше ниндидер файдалы эшләр эшләргә, үзен олы яшьтәге кеше кебек хис итсә, ул бу җәмгыять өчен күркәм була, – дип аңлатты Камил хәзрәт. – Ләкин, үзен яшь итеп санаучы һәм гөнаһлардан тыела алмаган өлкән кеше, ул – иң начар олы кеше.

Аннан соң мөфти Камил хәзрәт чын ир-атларда булырга тиешле сыйфатларны санап чыкты: ул беркайчан да Аллаһы Тәгаләне онытмый (Аллаһы Тәгаләне һәрвакыт искә ала), намаз укый, зәкят бирә, Кыямәт көненнән курка. Әгәр кеше бу дүрт сыйфатка ия булса, Раббыбыз белдергәнчә, ул чын ир-ат булып саналачак.

Форум башлану белән параллель дискуссия мәйданчыклары һәм секцияләр үз эшен башлап җибәрде. Форумда катнашучылар алдында Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты ректоры, Ислам мәгарифе советы җитәкчесе, Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, ТР Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы (академик), сәясәт фәннәре докторы, профессор Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул үзенең лекциясендә гомумроссия гражданлык бергәлеген формалаштыруда дини факторның роле турында сөйләде.

Форум кысаларында шулай ук Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның вип-лекциясе узды. Ул террорчылыкка каршы тору факторы буларак милләтара аралашу мәдәниятенә багышланган иде.

Фото – Дагыстан дәүләт институты матбугат хезмәте

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана