Лениногорск шәһәрендә X “Гыйлем нуры” бәйгесе үтте

29 май 2023 ел 11:04
Лениногорск шәһәрендә X “Гыйлем нуры” бәйгесе үтте

Зөлкагъдә аеның 8нче көнендә (28нче майда), Лениногорск шәһәре “Ихлас” мәчетендә X “Гыйлем нуры” бәйгесе оештырылды. Конкурсның төп максаты имам Әбу Хәнифә мәзһәбен һәм Матуриди гакыйдәсен ныгыту, гыйлем алуга мәхәббәт тәрбияләү, мөселманнар арасында дуслыкны арттыру, тәҗрибә алышудан гыйбарәт булды. Бәйге шулай ук милли телебезне вә гореф-гадәтләребезне торгызу, тарихыбызга кызыксыну уяту нияте белән дә үткәрелде.

Мөселманнар очрашуы һәрвакыттагыча Коръән укып башланып китте. Район имам-мөхтәсибе Булат хәзрәт Рәүпов барлык катнашучыларны һәм кунакларны бәйрәм белән тәбрик итте, бәйгенең әһәмиятен, гыйлем алуның дәрәҗәсен билгеләп, уңышлар теләде, хөкемдарлар белән таныштырды. Аннары барлык җыелган уенчыларны Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров сәламләде.

Бәйгегә Татарстанның күп районнарыннан катнашучылар килгән иде. Алар арасында Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Әлмәт, Чаллы, Сарман, Мөслим, Кукмара, Казан, Ютазы, Арча, Балтач һәм Лениногорск командалары бар иде.

Бәйге 2 өлештән торды: ярымфинал уеннары һәм финал уены. Өч ярымфинал уенында 5әр төркем катнашты. Аннан беренче һәм икенче урынны алган төркемнәр финалга чыкты. Болар — Арча, Әлмәт, Кукмара, Бөгелмә, Мөслим һәм Лениногорск төркемнәре.

Быел бәйге сораулары Әхмәтһади Максудиның “Гыйбадәте исламия” һәм “Мөгаллим сәни”, “Хозур” нәшриятында басылган “Ислам дине нигезләре” һәм Рамазан әл-Бутыйның “Понимание жизни Пророкаﷺ” китаплары нигезенә корылган иде. Сораулар катлаулы булса да, катнашучыларның зур җаваплылык һәм әзерлек белән килүләре күренеп тора иде. Нәтиҗәдә Лениногорск районы командасы беренче урын яулады.

Җиңүчеләргә кубок һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр һәм китаплар бирелде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана