Корбан гаете алдыннан Татарстанда республикакүләм “Татар азаны” бәйгесе үткәрелә

29 май 2023 ел 12:21
Корбан гаете алдыннан Татарстанда республикакүләм “Татар азаны” бәйгесе үткәрелә

Татарстанда Корбан бәйрәме алдыннан татар мәкаме белән азан әйтү бәйгесенә старт бирелде. Әлеге конкурс 3 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге малайлар арасында үткәрелә. Аны “Рухи моң” иҗат берләшмәсе “Ханский дом” төзелеш компаниясе һәм “Тәртип” радиосы белән берлектә оештыра. Консультант – Татарстан мөфтияте.

Быел бәйгедә катнашу өчен иң элек “Татар азаны мәктәбе”ндә укып чыгарга, ягъни остазлардан онлайн рәвештә тавыш кую, азан сүзләрен дөрес әйтү, мәкам төзү буенча берничә дәрес алырга кирәк булачак. Остаз белән индивидуаль онлайн шөгыльләнү дә каралган. Мәктәптә уку – түләүле: 350 сумны 5536914146117035 картасына (“Тинькофф” банкы) яки беркетелгән +7-927-44-33-969 номерына җибәрергә кирәк. Шуннан соң катнашучыга дәресләр тыңлау өчен сылтама җибәреләчәк. Дәресләр тәмамлангач, малайлар бәйгедә катнашу өчен видео рәвешендә үз эшен җибәрә ала. Оештыручылар катнашу шартларын мөмкин кадәр гадиләштерде: азан әйтеп төшергән видеоны жюрига мессенджер аша гына юллый алачак.

Азан милли көй калыпларына нигезләнгән татар мәкаме белән әйтелергә тиеш. Тәҗвид кагыйдәләрен һәм иҗек озынлыгы кагыйдәләрен бозмау, гарәп теле авазларын дөрес әйтү – төп шарт булып тора. Азан яңгыравыклы, күңелдә якты хисләр уята торган булырга тиеш.

Бәйге җиңүчеләре 28нче июнь көнне – Корбан гаете көнне билгеле булачак. Җиңүчегә төп бүләк – iPhone тапшыру каралган.

Конкурс һәм катнашу тәртибе хакында тулырак azan.tatar сайтында танышырга мөмкин.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана