Казанда иң көчле яшь мөселман фәнсөярләре ачыкланды

31 май 2023 ел 11:05
Казанда иң көчле яшь мөселман фәнсөярләре ачыкланды

Зөлкагъдә аеның 10нчы көнендә (30нчы майда), Казанда “Туган авылым” милли-туристик комплексы бинасында мөселман яшьләре өчен «MuslimQuiz»ның алтынчы – финал уены үткәрелде. 2022-2023нче ел сезонында «MuslimQuiz»ның барлыгы 5 очрашуы узды. Моннан тыш, 2023нче елның 18-19нчы май көннәрендә “Россия – ислам дөньясы: KazanForum” XIV Халыкара икътисадый форумы мәйданчыгында мөселман эрудитлары өчен ислам турында “MuslimQuiz” интеллектуаль уенының берьюлы ике бәйгесе үткәрелде.

Ә кичәге акыл көрәше исә моңа кадәр узган уеннар тарихында иң күп катнашучы һәм командалар җыелуы белән аерылып торды: 180-нән артык уенчы. Болар – ике сезон дәвамында көч сынашкан командалар, араларында KazanForum-да катнашып, уенны ошатып өлгергән яшьләр дә бар иде. Шулай итеп, финалда алтышар кешедән торган 31 команда һәм жюри әгъзалары катнашты. Жюри сезон дәвамында 1, 2, 3 нче урын яулаган җиңүче командаларны һәм ике сезон дәвамында иң күп баллар җыйган финалистларны билгеләп узды.

Шунысы игътибарга лаек, уенда Казан яшьләре һәм студентлары гына түгел, Яшел Үзән, Иннополис, Чистай шәһәрләреннән дә егетләр-кызлар махсус «MuslimQuiz»га дип килде.

Уен “акыл һөҗүме” форматындагы 5 раундтан торды. Һәр раунд барышында командаларга махсус бланклар таратылды һәм билгеләнгән вакыт чыкканнан соң, тикшерү өчен жюри әгъзаларына тапшырылды. Уенчыларга телефоннардан файдалану рөхсәт ителмәде. Шунысын да әйтергә кирәк, һәр раундтан соң алып баручылар сорауларга дөрес җавапларны игълан иттеләр, бу исә катнашучыларны киләсе сорауларга тагын да уйлабрак, тырышыбрак җавап бирергә этәрде.

Сорауларга килгәндә, алар төрле фәннәрне колачлады, киң фикер йөртүне, тарихи фактлар һәм вакыйгалар белән кызыксынуны, логик мәсьәләләр чишүне, тапкырлыкны таләп итте. Уенда катнашучылар табышмакларга җавап эзләде, рәсемнәрдән танылган шәхесләрне танып белде, мантыйк мәсьәләләрен чиште, катлаулы интеллектуаль сораулар өстендә уйлады һ.б. Һәр раундның үз шартлары билгеләнде: сораулар катлаулана барды, җавап уйлап табу өчен күбрәк вакыт һәм балл бирелде. Һәр раунд 6 сораудан торды.

Нәтиҗәдә финал уеныннан соң иң көчле яшь мөселман фәнсөярләре ачыкланды. 2022-2023нче ел сезон нәтиҗәләре буенча, иң күп балл җыйган командалар билгеле булды.

I урын – «Команда №1».

II урын – «Винегрет».

III урын – «Щисто егетләрский».

Җиңүче команда һәм призерлар кыйммәтле бүләкләр, китаплар белән бүләкләнде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана