Нәзарәттә белем бирү оешмалары җитәкчеләре киңәшмәсе узды

31 май 2023 ел 17:56
Нәзарәттә белем бирү оешмалары җитәкчеләре киңәшмәсе узды

Бүген, зөлкагъдә аеның 11нче көнендә (31нче майда), Татарстан мөфтиятендә катнаш форматта (оф-лайн һәм он-лайн) дини белем бирү оешмалары җитәкчеләре белән киңәшмә узды. Аның эшендә Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Гаяз Әхмәтшин, Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов, Татарстан мөфтияте карамагында эшләүче белем бирү оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин Татарстанның ислам югары уку йортлары һәм мәдрәсә җитәкчеләренә татар өммәте ихтыяҗлары өчен яшь кадрларны тәрбияләү һәм республикада мөселман мәгарифе системасын үстерү буенча актив эш алып барулары өчен рәхмәтен белдерде.

Утырыш барышында шәкертләрне һәм мөгаллимнәрне социаль тәэмин итү, шулай ук белем бирү процессын тормышка ашыру өчен иганәчеләр ярдәмендә өстәмә финанслар җәлеп итү мәсьәләләре каралды.

Аерым алганда, җыелышта катнашучылар Татарстан мөселман мәгариф оешмаларына заманча һәркем файдалана алырлык система (сервис) булдыру проектын гамәлгә ашыру мөмкинлеге хакында фикер алышты.

Татарстанда бүгенге көндә 8 мәдрәсә, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Болгар ислам академиясе эшли, аларда 220 укытучы эшли һәм 4000нән артык шәкерт укый. Моннан тыш, ел саен республикада мәчет каршындагы курсларда 30 меңгә якын кеше белем ала. 1500дән артык мөгаллим аларга ислам нигезләре буенча белем бирә. Барлык дини уку йортлары да үз эшчәнлеген Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы биргән лицензия нигезендә алып бара.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана