“Зәкят” хәйрия фонды карамагында тәрбияләнүчеләр Балаларны яклау көнен билгеләп үтте

31 май 2023 ел 19:04
“Зәкят” хәйрия фонды карамагында тәрбияләнүчеләр Балаларны яклау көнен билгеләп үтте

Бүген, Халыкара балаларны яклау көне алдыннан, Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды “Дуслык” приюты карамагында тәрбияләнүче балалар өчен әлеге истәлекле көн уңаеннан тематик мәҗлес оештырды. Балалар өчен хәйрия чарасы Казанның “Ханума” кафесында, аның хуҗасы Гүзәл Ибраева ярдәме белән узды. Биредә әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган 10-17 яшьлек 30 бала җыелды.

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан алар өчен викториналар, конкурслар, аш-су буенча мастер-класслар узды, тәм-томнар әзерләнде. Бәйрәмнең иң истә калган мизгеле – балалар белән ихлас әңгәмә булды, аны “Тормыш кагыйдәләре” темасына “Бәхет ачкычы” иҗат төркеме җитәкчесе Ләйсән ханым үткәрде.

Пицца әзерләү буенча мастер-класс аеруча зур кызыксыну уятты, балалар ризык әзерләде һәм аны татып карады.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана