"Ярдәм" мәчете янында балалар өчен мәдәни-спорт тамашасы узды

01 июнь 2023 ел 11:11
"Ярдәм" мәчете янында балалар өчен мәдәни-спорт тамашасы узды

Халыкара балаларны яклау көне һәм "Дан" инклюзив спорткомплексының туган көне уңаеннан "Ярдәм" мәчете тирәсендә шәһәр бәйрәме узды. Бәйрәмдә "Ярдәм - Помощь" хәйрия фондында дәваланучы сабыйлар, "Йөрәк белән күрү һәм ишетү" курсларында әзерлек узган күрмәүче шәкертләр, мәхәлләнең өлкән яшьтәге әгъзалары, башкала кунаклары катнашты. 

Бала-чагага биредә тамаша, ярышлар, мастер-класслар, ярминкә, аттракционнар оештырдылар. Сабыйларга иң ошаганы Сабантуй мәйданы булды: алар халык уеннары уйнады һәм төрле спорт төрләрендә көч сынашты, көрәште. Бәйрәм күбек-шоу һәм истәлекле фотолар белән тәмамланды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана