"Ярдәм" мәчетендә Казанның Киров һәм Мәскәү районы мөхтәсибәте абыстайлары җыелышы узды

01 июнь 2023 ел 14:48
"Ярдәм" мәчетендә Казанның Киров һәм Мәскәү районы мөхтәсибәте абыстайлары җыелышы узды

"Ярдәм" мәчетендә Казанның Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтенда эшләүче мәчеткаршындагы курсларның мөгаллимәләре җыелышы узды. Утырыш барышында мөхтәсибәт хәзрәтләре аларга намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, шулай ук мәчеткаршындагы курсларны оештыру буенча агымдагы мәсьәләләр каралды.  Аерым алганда, катнашучылар РФ законнарына туры китереп рәсми документларны төзү һәм Татарстан Диния Нәзарәтендә кабул ителгән уку-укыту программасының стандартларын саклау хакында сөйләште. Моннан тыш, көн тәртибендә мәчеткаршындагы курсларның мөгаллимнәре өчен яңа уку елы башында мәҗбүри аттестация узу да торды.

Абыстайлар киңәшмәдә бер-берсе белән тәҗрибә дә уртаклашты. Мисал өчен, остазбикә Кадрия абыстй Заһидуллина, үзе сәламәтлеге чикле булуга һәм коляскада хәрәкәтләнүенә карамастан,"Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә һөнәри дини белем алып,  "Ярдәм" мәчетендә ислам нигезләрен укыта. Ул инвалид шәкертләргә гыйлем бирү һәм инклюзив мөгаллимнәрнең эш үзенчәлекләре хакында сөйләде. Ә күренекле публицист Вәсилә ханым Рәхимова һәм башка абыстайлар мөгаллимлек турында үзләре чыгарган китапларын тәкъдим иттеләр. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана