Мөфти «Мөхәммәдия»нең чыгарылыш шәкертләренә: "Дини эшчәнлекне кешедән рәхмәт ишетү өчен түгел, ә Аллаһ ризалыгы өчен генә башкарырга кирәк"

02 июнь 2023 ел 15:41
Мөфти «Мөхәммәдия»нең чыгарылыш шәкертләренә: "Дини эшчәнлекне кешедән рәхмәт ишетү өчен түгел, ә Аллаһ ризалыгы өчен генә башкарырга кирәк"

Бүген, зөлкагдә аеның 13 көнендә (2 июньдә), «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә кичке бүлектә укыган чыгарылыш шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы узды. 4 ел буе гыйлем алган шәкертләр дипломнарны Татарстан мөфтие, мәдрәсә директоры Камил хәзрәт Сәмигуллин кулыннан алды. Быел урта дини һөнәри белем турындагы документны 108 кеше алды: 27 ир-ат һәм 81 хатын-кыз. Алар барысы да шәригать фәннәрен үзләштереп, имтиханнарны уңышлы тапшырды һәм диплом эшләрен яклады. Ирләргә «имам-хатыйб һәм ислам нигезләре мөгаллиме» дигән квалификация бирелде, хатын-кызларга — «мөгаллимә» дигән квалификация. Камил хәзрәт һәм башка остазлар әзерләнгән яңа белгечләрне  нәсихәтләр һәм күркәм теләкләр белән озатты.

Үзенең чыгышында Камил хәзрәт шәкертләрне тормышта күп сынаулар булачагын кисәтте һәм аларны тәкъвалык кына үтәргә ярдәм итәчәк, дип аңлатты. Хәзрәт шулай ук мәдрәсәдә алган гыйлемне файдаланырга чакырды, чөнки «гамәлсез гыйлем — ул җимеш бирми торган агачка тиң», диде. Аерым игътибарны ул дини эшчәнлеккә юнәлтте: бу хезмәтне кешеләрдән рәхмәт ишетү өчен түгел, ә бары тик Аллаһ ризалыгы өчен генә башкарырга кирәк, дип аңлатты.
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең көндезге бүлеген тәмамлаган 13 шәкерт дипломнарын 8 июньдә алачак. 43 читтән торып уку бүлеге чыгарылыш шәкертләре дипломнарын августта алачак. 

Тулаем алганда, 2022-2023 уку елында Татарстанның мөселман уку йортларын, шул исәптә 8 мәдрәсәне, РИИ, КИУ һәм БИАны 877 шәкерт тәмамлаячак. Иң күп шәкертне әзерләп чыгарган уку йортлары арасында «Мөхәммәдия» мәдрәсе бар, аны быел 164 кеше тәмамлый.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана