Казанда корбан чалу урыннары билгеләнде

06 июнь 2023 ел 13:49
Казанда корбан чалу урыннары билгеләнде

Корбан бәйрәме ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә – быел әлеге бәйрәм 2023 нче елның 28 июненә туры килә.

Татарстан Республикасының Казыйлар шурасы һәм Голамәләр шурасының бердәм карары белән нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 36 000 сумны тәшкил итә. Корбан нисабының күләме 595 грамм көмеш бәясенә тиң. Шул рәвешле, мөселман кешесенең артык 36 000 сум акчасы булганда, аның өчен корбан чалу мәҗбүри санала.

Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башланып китәчәк һәм махсус корбан чалу урыннарында өч көн дәвам итәчәк. Казанда 17 мәйданчыкта корбан чалыначак.

Исемлек Казанның баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин тарафыннан Казанда корбан чалу урыннарын оештыру һәм тикшерү эше кысаларында шәһәр мэриясе белән берлектә төзелде. Гаетне уздыру көненә үзгәрешләр булырга мөмкин. Актуаль мәгълүмат – Диния Нәзарәте сайтында.

№ п/п

Мәчет/объект

Адрес

1

 «Апанай»

К.Насыри, 27

2

Бертуган Петряевлар урамында корбан чалу комплексы

Бертуган Петряевлар ур.

3

 «Тынычлык»

Мирный бистәсе, Мелитопольская ур., 15

4

 «Гадел»

Оренбург тракты, 193

5

“Мәрҗани”

К.Насыри, 17

6

 «Ризван»

Х.Мәүлүтов, 48а

7

 «Билял»

Иркен, 29

8

 «Куддус»

Яснополянский тыкрыгы,16

9

 «Иман Нуры»

Дорожная ур.,32А

10

 «Бистә Нуры Габделгаллям»

​Яңа Сосновка т.м., Пионерская ур, 5

11

 «Казан Нуры»

Ф.Әмирхан, 3

12

 «Салихҗян»

Бестужев ур., 66

13

 «Фатиха»

Кадышево т.м., Рихард Зорге ур., 2а

14

 «Мәүлид»

Залесный т.м., Селянская ур., 23

15

 «Әхмәдзәки»

Залесный т.м.,

Осиновский тыкрыгы, 16а

16

 «Рамазан»

Окольная ур., 25Б

17

 «Рәҗәб»

Энгельс ур., 20/39

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана