Мөфти “Мөхәммәдия”не тәмамлаучыларга: “Белем юлында яшәргә һәм вафат булырга насыйп булсын”

08 июнь 2023 ел 16:12
Мөфти “Мөхәммәдия”не тәмамлаучыларга: “Белем юлында яшәргә һәм вафат булырга насыйп булсын”

Бүген, зөлкагъдә аеның 19 нчы көнендә (8 июньдә), «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге бүлектә укыган чыгарылыш шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Татарстан мөфтие, мәдрәсә директоры Камил хәзрәт Сәмигуллин кулыннан дипломны унөч шәкерт (5 егет һәм 8 кыз) алды. Егетләргә - «Имам-хатыйб, ислам фәннәре һәм гарәп теле мөгаллиме. Гарәп теле тәрҗемәчесе”, кызларга «Ислам фәннәре һәм гарәп теле мөгаллиме. Гарәп теле тәрҗемәчесе” квалификациясе бирелде. 

Камил хәзрәт һәм башка остазлар яңа әзерләнгән белгечләрне  нәсыйхәтләр һәм күркәм теләкләр белән озатты. Үзенең чыгышында Камил хәзрәт гыйлемнең бөеклеген, аңа бәя биреп, тормышта аңа таянып гамәл кылырга кирәклеген аңлатты. Камил хәзрәт шулай ук шәкертләргә Аллаһы Тәгаләнең Коръәндә белгән кешеләр белмәгән кешеләрнең беркайчан да бертигез булмас диюен дә җиткерде. 

Татарстан мөфтие диннең зәгыйфьлегенә китерә торган сәбәпләр белән дә уртаклашты. Ул, Хәсән Басрый Рәхмәтуллаһка сылтама ясап, аның: “Белгән гыйлемнәргә таянып гамәл кылмыйлар, киресенчә, гыйлемнәре булмаган әйберләргә таянып, гамәл кылалар. Укытмыйлар, дөрес итеп аңлатмыйлар, һәм шул ук вакытта кешеләргә укырга да бирмиләр. Бу — динебезнең зәгыйфьлегенең сәбәпләре”, - дип әйтүен җиткерде. 

Камил хәзрәт, нәсыйхәтләрен йомгаклап, шәкертләрне белем алуны дәвам итәргә чакырды. “Без укыдык дип, сез ачкыч кына алдыгыз әле. Дәвам итәргә насыйп булсын. Кеше ләхеткә кадәр укыса да, бөтен белемне җыеп булмый. Барыбызга да белем юлында яшәргә һәм вафат булырга насыйп булсын”, - дип, мөфти белемнәрне дөрес итеп кулланырга киңәш итте. 

Тантанада диплом алган белгечләр остазларына рәхмәт сүзләрен җиткерде. 

Быел “Мөхәммәдия”нең кичке бүлеген тәмамлап, урта дини һөнәри белем турындагы документны 108 кеше алды: 27 ир-ат һәм 81 хатын-кыз. Читтән торып уку бүлегенең 43 чыгарылыш шәкерте дипломны августта алачак. 

Тулаем алганда, 2022-2023 уку елында Татарстанның мөселман уку йортларын, шул исәптә 8 мәдрәсәне, РИИ, КИУ һәм БИАны 877 шәкерт тәмамлаячак. Иң күп шәкертне әзерләп чыгарган уку йортлары арасында «Мөхәммәдия» мәдрәсе бар, аны быел 164 кеше тәмамлый.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана