29 июня ТР МДН рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Сарман районына эшлекле сәфәр кылды. Аны Дагыстан Республикасы башлыгы ярдәмчесе, РФ сәясәт һәм җәмгыять эшлеклесе Мөхәммәд Мөхәммәдов озатып барды.
Районның үзәк мәчетендә Камил хәзрәт Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин белән очрашып, дини вәзгыять хакында фикер алышты. Очрашуда катнашкан район имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Хаков мөфтигә Рамазан ае уңаеннан уздырылган чаралар турында сөйләде. Очрашу ахырында Камил хәзрәт Фәрит Хөснуллинга район мөселманнарына булган игътибары өчен рәхмәтен белдерде һәм нәзарәт исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.
Сарман авылының “Тәүфыйк” мәчетендә Камил хәзрәт Сәмигуллин район имамнары һәм мәхәллә халкы белән очрашты. Аларның күптөрле сорауларына җавап бирде. Изге Рамазан аена кагылышлы эчтәлекле вәгазь сөйләде. Соңыннан имамнарга шаһәдәтнамә тапшыру тантанасы булды.
Кояш баеганнан соң кунаклар һәм мәхәллә халкы бергәләп ахшам намазы укыды һәм ифтар ашында катнашты.