Лениногорск мөхтәсибәтендә Рамазан ае уңаеннан шигъри кичә узды

20 июнь 2016 ел 10:47
Лениногорск мөхтәсибәтендә Рамазан ае уңаеннан шигъри кичә узды

17 июнь көнне Лениногорск мөслимәләре  шигъри кичә оештырды. Җомгадан соң узган чарага шактый кеше җыелган иде. Кемдер йөрәгеннән кайнап чыккан хисләрен тыңлаучыга җиткерергә дип килсә, кайберәүләр шуларны тамаша кылырга, шагыйрәләрнең талантына бәя бирергә дип килгән иде.

Шигырь бәйрәмен оештыручы Ләйлә ханым кичәне Корьән сүрәләре укып ачып җибәрде. Әлфия ханым Нуркаева “Исламда поэзиянең роле” дигән бик үтемле лекция сөйләп үтте. Гарәпләрнең поэзияга булган мөнәсәбәтен җиткерде.

Әнисә Рахматова, Мәдинә  Ситдыйкова, Фәгыйлә Хәсәнова, Гаҗибә Миннебаева, Әминә Садыйкова, Алия Шиһабетдинова, Фәния Рашитова язган шигырьләрдә Рамазанга, Кадер кичәсенә мәхәббәт, балачак хатирәләренә багышланган иде.

Балалар тамашачылар хозурына рус, татар, инглиз телләрендә Аллаһу Тагәләне яратырга, намазга, ураза тотарга чакырган шигырләр тәкдим иттеләр.

Кичәнең ахырында барлык килүчеләргә истәлекле бүләкләр өләшенде.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана