Чистай мөхтәсибәте онлайн дәресләр башлаячак

04 февраль 2021 ел 13:31
Чистай мөхтәсибәте онлайн дәресләр башлаячак

8-нче февральдән Чистай мөхтәсибәте, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап, онлайн форматта дәресләр үткәрә башлаячак. Мөхтәсибәт мөгаллимнәре Чистай Ислам үзәгенең (Нариман урамы, 74) техник мөмкинлекләрен файдаланып, барлык теләүчеләр өчен Zoom платформасы аша Коръән һәм телләр өйрәнү дәресләре уздырачак. Шулай итеп, әлеге проект мәчет каршындагы курсларга йөри алмаучы дин кардәшләребез өчен файдалы булачак. Чистай мөхтәсибәте пандемия чорында тиз арада дистанцион укыту технологияләрен үзләштереп, Инстаграмда туры эфирда дәресләр алып бара башлаган иде. Нәтиҗәдә, әлеге юнәлешне киңәйтергә карар кылынды. Бүгенге көндә дәресләргә 35-40 кеше язылды. Аеруча Яшел үзән, Чаллы, Казан, Әлмәт шәһәрләреннән теләк белдерүчеләр күп.

Дәресләр дүрт юнәлештә үткәреләчәк: ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен Коръән уку, Коръән ятлау, гарәп теле (түләүле), хатын-кызлар һәм балалар өчен төрек теле дәресләре (түләүле). Мөгаллимнәрнең барысы да югары әзерлекле, тирән дини һәм дөньяви белгечләргә ия белгечләр. Дәресләргә язылу өчен 8-нче февральгә кадәр +7 950 327-92-83 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Язылырга теләүчеләргә яшь буенча чикләүләр куелмый.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана