Спас районы имам-мөхтәсибе хәйриячелек өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

04 февраль 2021 ел 15:40
Спас районы имам-мөхтәсибе хәйриячелек өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

Спас муниципаль районында Хәйрия марафоны узды. Марафон кысаларында хәйрия аукционы оештырылды, җирле һәвәскәр артистлар концерт куйды, кул эшләре ярминкәсе эшләде. 

Хәйрия марафонында РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов, "Алексеевскдорстрой" ААҖ директорлар советы рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев, Спас муниципаль районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов, район халкы һәм  кунаклар катнашты. 

Хәйрия марафоны вакытында Спас муниципаль районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов районның имам-мөхтәсибе Фәрхәт хәзрәт Минсәгыйровка Рәхмәт хатын һәм “2020 ел хәйриячесе” истәлекле бүләген тапшырды. 

Билгеле булганча, 2020 елның сентябрь уртасында Болгарда район дин әһелләре, хакимият вәкилләре катнашында «Хәйрия ярдәме үзәге» ачылды. Әлеге үзәк Болгарда православие һәм мөселман берләшмәләренең уртак тырышлыгы белән сафка басты, ул православие һәм мөселман конфессияләренең дустанә хезмәттәшлеге нәтиҗәсе булып тора. 

Проектның төп максаты – мохтаҗларга хәйрия ярдәм күрсәтү. Әлеге идея Спас районы мөхтәсибәте һәм Чистай епархиясенең уртак проекты нәтиҗәсендә тормышка ашты.

Районның ДОСААФ бинасында урнашкан әлеге “Хәйрия ярдәме үзәге”нә яхшы хәлдә сакланган әйберләр, кием-салым, йорт кирәк-яраклары, көнкүреш химиясе, савыт-сабалар кабул ителә. Мохтаҗларга әйберләрне өләшү 9.00-12.00 сәгатьтә, ә кабул итү 12.00-15.00 сәгатьтә башкарыла.

Район имам-мөхтәсибе Фәрхәт хәзрәт Минсәгыйров сүзләренә караганда, биредә авыр тормыш хәленә яисә мохтаҗлыкка төшкән һәр кеше, диненә һәм милләтенә бәйсез рәвештә, кирәк-яраклар алып китә ала. Бирегә мөрәҗәгать итүчеләргә өс киеме, аяк киеме, урын-җир әйберләре, савыт-саба, азык-төлек – ярмалар, консервалар, көнбагыш мае, токмач тәкъдим ителә. Барлык мохтаҗ кешеләргә дә җитсен өчен, әйберләрне бирү исәп-хисабы алып барылачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана