“Ярдәм” фонды сәламәтлеккә туймаган балалар арасында “Без булдырабыз” бәйгесен уздыра

05 февраль 2021 ел 09:00
“Ярдәм” фонды сәламәтлеккә туймаган балалар арасында “Без булдырабыз” бәйгесен уздыра

“Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды сәламәтлеккә туймаган балалар арасында “Без булдырабыз” шәһәркүләм бәйгесен оештыра. Бәйге, Халыкара туган тел көненә багышлап, җыр һәм шигырь номинацияләрендә Казан шәһәрендәге балалар бакчалары һәм мәктәп укучылары арасында үткәрелә.

“Без булдырабыз” бәйгесе Казан шәһәре башкарма комитетының Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар кысаларында оештырыла. Бәйгенең оештыру комитеты рәисе – Казан шәһәре Думасы депутаты, Думаның мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләр комиссиясе әгъзасы Мәликә Гыйльметдинова.

Бәйгенең төп максаты – татар телен таныту. Коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле пандемия булу сәбәпле, бәйге дистанцион формада оештырыла. Бәйгедә катнашучылар 15 февральгә кадәр, ирекле темага шигырь сөйләп яки җыр җырлап, аны видеога төшереп, mrgkgd@mail.ru адресына яки +7 950 311-03-30 номерына ватсапка җибәрергә тиеш. “Без булдырабыз” бәйгесенең финалы Халыкара туган тел көне алдыннан – 18 февральдә үткәрелә.

“Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды матбугат хезмәте.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана