Бөгелмә мөхтәсибәте барлык теләүчеләрне "1 көндә намазга өйрәнү дәресе"нә чакыра

24 февраль 2021 ел 16:26
Бөгелмә мөхтәсибәте барлык теләүчеләрне "1 көндә намазга өйрәнү дәресе"нә чакыра

Барлык теләүчеләр "1 көндә намазга өйрәнү дәресе" курсларында катнаша ала. Кыска вакытлы курслар намаз уку күнекмәләрен һәм Ислам нигезләрен тиз һәм нәтиҗәле рәвештә үзләштерү мөмкинлеген бирә. "1 көндә намазга өйрәнү дәресе" Ислам кануннарын үтәп яши башларга теләгән кешеләргә юнәлтелә.

Үзәк мәчет имамнары һәм мәчет каршындагы курслар мөгаллимнәре «1 көндә намазга өйрәнү дәресе» проектында катнашучыларны намаз уку тәртибе һәм Ислам диненең төп төшенчәләре белән таныштырачаклар, шулай ук аларга Мөхәммәд пәйгамбәрнең (сгв) тормышы, Исламда рөхсәт ителгән һәм тыелган гамәлләр, хаҗ кылу һәм ураза тоту кагыйдәләре турында сөйләячәкләр.

Дәресләр һәр айның соңгы шимбәсендә сәгать 10нан 12гә кадәр, Кызыл бистә урамы, 68нче йорт адресы буенча урнашкан Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә узачак. Барлык дәресләр дә бушлай, укыту исә татар һәм рус телләрендә алып барылачак.

Беренче кереш дәрес 27 февраль көнне сәгать 10.00-да Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә түбәндәге адрес буенча узачак: Кызыл бистә урамы, 68-нче йорт.

Белешмәләр өчен телефон: 8-939-736-14-61.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана